Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Октябрь аена сынамышлар

Ә сез сынамышларга ышанасызмы?

7 октябрьдән көн сизелерлек кыскара, төннәр караңгы һәм озын.
8 октябрьдә беренче кар төшсә, 21 ноябрьдә кар ятар.
10 октябрьдә көннәр коры икән, кыш әле тиз генә җитмәс.
14 октябрьдә көн нинди, ел шундый.
15 октябрьдә яңгырлы икән, кыш суык килер. Җил көньяктан иссә, кыш җылы булыр. Явым-төшем булмаса, тиздән суытыр.
16 октябрьдә соры болытлар түбән йөзсә, көн бозылыр.
18 октябрьдә ала каргалар һәм чәүкәләр һавада очып уйный икән, кар явар.
19 октябрьдә кар төшкәләсә, киләсе ел җәе җылы, уңыш мул булыр.
21 октябрьдә болытлар җиргә салынып торса, тиздән суытыр.
22 октябрьдә түбәләрдә боз сөңгеләре күренсә, көз китәргә ашыкмый дигән сүз.
24 октябрьдә иртән кар очса, кыш суык килер.
26 октябрьдә көньяктан тиз-тиз агучы болытлар йә яңгыр, йә кар алып килә.
27 октябрьдә аякка иярерлек пычрак икән, дүрт атнадан чын кыш килер.
29 октябрьдә җир яртылаш яфрак, яртылаш кар белән каплана.
30 октябрьдә яңгыр яуса, кыш суык килер. Аяз булса, җылы кыш көтегез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев