Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Өлешчә мобилизация: авыруларга кагылышлы сорауларга җаваплар

Повестка килү кешене махсус операциягә җибәрәләр дигән сүз түгел

ngs.ru/ сайты өлешчә мобилизациягә кагылышлы сорауларга җаваплар әзерләгән. Авыруларга кагылышлы сорауларга җаваплар белән таныштырабыз, дип яза Интертат.

Сәламәтлекләре нинди булган кешеләр мобилизация вакытында чакыртыла?

Хәрби билетның 11 битендә сәламәтлек категорияләре күрсәтелә. А – годен, Б – годен с незначительными ограничениями, В – ограниченно годен, Г- временно не годен, Д – не годен. Мобилизация вакытында А, Б, В категорияләренә повестка килә ала.

Авыру кешегә повестка җибәрәләр, бу ни хәл? 

Повестка килү кешене махсус операциягә җибәрәләр дигән сүз түгел. Повестка җибәрү – кеше военкоматка килергә тиеш дигән сүз. Әгәр берәр сәбәбе табыла икән, кешене калдырырга да мөмкиннәр.

Психоневрологик диспансерда учетта торган кеше мобилизацияләнәме? 

Юк.

Авыру аркасында военкоматка килә алмасаң, нишләргә?

Бу хакта военкоматка ничек булса да хәбәр итәргә кирәк. Сәламәтләнгәч, военкоматка больничный лист китерәсе. Больничный личт булмаса, сез хәрби хезмәттән баш тартучы саналасыз, җинаять эше кузгатылуы да бар.

Повестка алдың, әмма якын арада хастаханәгә ятарга җыена идең. Нишләргә?

Военкоматка планлы рәвештә дәвалану алырга әзерләнүең турында белешмә бирәсең. Бу документлар нигезендә комиссия хәл итә – чакырыргамы, юкмы.

Ковид уңай булганда, чакыралармы?

ПЦР тест уңай булганда, иҗтимагый урыннарга барырга ярамый. Медицина белешмәсе алырга, дәвалангач, военкоматка шуны алып килергә.

ВИЧ булганда алалармы?

Юк.

Инвалидка повестка килсә, нишләргә?

Военкоматка барырга һәм инвалидлык турында документларны күрсәтергә. Инвалидлар, нинди авыру булуга карамастан, мобилизацияләнми.

Дарулар алырга буламы? 

Рецепт таләп ителмәгән дарулар алырга мөмкин. Көчле даруларны (әгәр аларга рецепт булмаса) алырга ярамый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев