Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Өлкәннәр көне уңаеннан “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы яңа фоторубрика ача

Фотоларны 7 октябрьгә кадәр көтәбез

Өлкәннәр көне уңаеннан “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы битләрендә “Әби белән бабай янәшә“ дип исемләнгән яңа фоторубрика ачабыз. 

Әти-әниләрегез, әби-бабайларыгызның яшь чакта һәм хәзер парлап төшкән фотоларын редакциягә юллавыгызны сорыйбыз. Алар турында мәгълүмат та язарга онытмагыз: кемнәр, яшәү урыннары, ничә ел бергә, кайда эшләгәннәр, олыгайган көннәрен ничек уздыралар...

Фотоларны 7 октябрьгә кадәр көтәбез. Аларны “Фоторубрика“ тамгасы белән  agr-vesti@mail.ru электрон почтасына юлларга яки редакциягә (Әгерҗе, К.Маркс урамы, 8) китерергә мөмкин. 

Ххх

Әлеге фотода Көчек авылында яшәүче Котдус–Тәнзилә Галиуллиннар. Алар быел алтын туйларын билгеләп үткәннәр. Бәхетле гаиләдә ике ул үстергәннәр, дүрт оныклары бар. Тәнзилә апа, күп еллар “Иркен“ колхозында бухгалтер булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Наил абый колхозның алдынгы механизаторы булган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев