Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Өлкәннәргә теннис өстәле бүләк иттеләр

Тантаналы чара стадиондагы ябык футбол манежында узды

Өлкәннәр көне алдыннан ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев Әгерҗе районы Пенсионерлар союзына теннис өстәле бүләк итте. 
Тантаналы чара стадиондагы ябык футбол манежында узды. 

–    Август аенда Әгерҗедә Шәһәр көненә багышланган бәйрәмдә катнашкан идем. Шунда миңа актив пенсионер Любовь Бодрицкая теннис өстәле алып бирүдә ярдәм итүемне сорап мөрәҗәгать итте. Бүген чын күңелдән сөенеп әлеге өстәлне тапшырам, – диде Эдуард Сөләйман улы. – Актив пенсионерларга спорт белән шөгыльләнү өчен тагын да зуррак мөмкинлекләр барлыкка килүенә сөенәм. 

Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы шәһәрдәшләребез депутатка олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Теннис өстәле футбол манежында урныштырылган. Өлкәннәр теннис белән атнага өч көн шөгыльләнәчәкләр.

Ххх

Горький тимер юлы начальнигы Сергей Дорофеевский Өлкәннәр көне уңаеннан тимер юл тармагы ветераннарына теннис өстәле алу өчен сертификат тапшырды. 
Аны районның Иҗтимагый совет рәисе Александр Лапшин кабул итеп алды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев