Өлкәннәрне район Мәдәният сараена ял кичәсенә җыйдылар
Мондый чара уздыру – Өлкәннәр декадасында матур традиция
Район Мәдәният сарае хезмәткәрләре ел саен Өлкәннәр декадасы барышында лаеклы ялдагы шәһәребез активистларын ял кичәсенә дәшәләр. Бу көнне дә дәртле көйләр, табада чыжлап пешкән тәмле коймаклар, хуш исле чәй белән каршы алдылар аларны.
– Бу бәйрәмдә икенче ел катнашам. Бик ошый. Бер-беребез белән күрешәбез, сөйләшәбез, биибез, җырлыйбыз, уеннарда катнашабыз, – диде Гүзәл апа Шәйхәйдәрова.
Ул күп еллар район Мәдәният сарае каршында эшләүче “Безнең куллар талчыгуны белми” кул эшләре түгәрәгенә йөри. Бу көнне дә түгәрәк активистлары белән бергә килгәннәр.
Район Мәдәният сарае җырчылары Елена Скворцова, Ләйсән Тимуршина башкарган җырларны, Марат Муллахмәтовның гармунда уйнаган көйләрне тыңлап кына калмадылар, өлкәннәр аларга кушылып җырладылар, биеделәр. Уеннарда да осталыкларын күрсәттеләр.
Табын артында коймаклы чәй эчкәндә яшьлек елларына сәяхәт иттеләр.
– Бу кич безнең тормышыбызга ямь өстәде, матурлыкка күмде. Киләсе елга да очрашырга язсын, диделәр өлкәннәребез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев