Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

“Орешник“ ял паркында - чаңгы базасы

Әгерҗедә "Орешник" ял паркына керү уңаенда кыска гына вакыт эчендә матур бина калкып чыгуына күпләр игътибар иткәннәрдер. Бер атна эчендә "СПОРТ ГРУПП" җәмгыяте әнә шундый йөз квадрат метрдан артык мәйдандагы модульле чаңгы базасы төзеп куйган биредә. - Аңа кадәр район хисабына бу урында барлык тиешле инженер челтәрләре булдырылды, - ди...

Әгерҗедә "Орешник" ял паркына керү уңаенда кыска гына вакыт эчендә матур бина калкып чыгуына күпләр игътибар иткәннәрдер.

Бер атна эчендә "СПОРТ ГРУПП" җәмгыяте әнә шундый йөз квадрат метрдан артык мәйдандагы модульле чаңгы базасы төзеп куйган биредә.

- Аңа кадәр район хисабына бу урында барлык тиешле инженер челтәрләре булдырылды, - ди район башкарма комитетының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык , архитектура бүлеге начальнигы Әмирә Миннәхмәтова.

Модульле чаңгы базасы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе карамагында булачак. Чаңгы сезоны башланыр алдыннан аны тантаналы рәвештә ачу планлаштырыла. Базаның эшләү тәртибе, биредәге бик тә уңайлы шартлар турында сезгә шул чакта бик тәфсилләп сөйләрбез.

Белешмә.

Ел ахырына кадәр Татарстанда 11 модульле чаңгы базасы төзеп кулланылышка тапшыру планлаштырыла. Моның өчен республика бюджетыннан 55,6 миллион сум акча бүленгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев