Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Өстәмә сайлаулар узачак

Сайлаучылар игътибарына

2022 елның 11 сентябрендә кайбер округларда өстәмә сайлаулар уза.

Өстәмә сайлаулар 6нчы бермандатлы сайлау округы буенча Азево, 1, 2нче бермандатлы сайлау округы буенча Бима, 6нчы сайлау округы буенча Девятерня, 1нче сайлау округы буенча Иске Эсләк авыл җирлекләре Советларына, 8нче бермандатлы сайлау округы буенча “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлегенә депутатлар сайлауга тәгаенләнә. Депутатларга кандидатлар турындагы мәгълүматны ТР Үзәк сайлау комиссиясенең “Сайлаулар һәм референдумнар” бүлегендә http://www.cikrf.ru/ сылтамасы буенча табарга була. Тавыш бирү вакыты – 7-20 сәгатьләрдә.

Сайлаучы командировкага, укуга, ялга, дәвалануга китү сәбәпле, үз сайлау участогына килә алмаса, вакытыннан алда тавыш бирергә мөмкин. Алдан тавыш бирү 31 августтан 6 сентябрьгә кадәр Әгерҗе районы территориаль сайлау комиссиясе бинасында (Әгерҗе, Гагарин урамы, 13), 7-10 сентябрьдә участок сайлау комиссияләре биналарында уза. Алдан тавыш бирү вакыты: эш көннәрендә – 15-19, ял көннәрендә 8-13 сәгатьләрдә.

Участок сайлау комиссияләренең эшләү вакыты, адреслары, телефоннары, шулай ук референдум турындагы башка мәгълүматны http:// agryz.tatarstan.ru/rus/ сайты, 22955, 21561 телефоннары аша алырга мөмкин.

Лилия ШӘРИПОВА, территориаль сайлау комиссиясе секретаре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев