Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Парклар маршы” старт алды

Яшь буында табигать байлыкларына, бигрәк тә аеруча саклана торган табигать территорияләренә сакчыл караш тәрбияләү максатында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы "Парклар маршы-2013" акциясе игълан итте. Әлеге акция быел "Тыюлы табигатькә - ышанычлы саклау" дигән девиз астында үтә. Акция 25 марттан 24 майга кадәр дәвам итә. Аның кысаларында "Кыргый табигать утраулары" дигән...

Яшь буында табигать байлыкларына, бигрәк тә аеруча саклана торган табигать территорияләренә сакчыл караш тәрбияләү максатында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы "Парклар маршы-2013" акциясе игълан итте.
Әлеге акция быел "Тыюлы табигатькә - ышанычлы саклау" дигән девиз астында үтә. Акция 25 марттан 24 майга кадәр дәвам итә. Аның кысаларында
"Кыргый табигать утраулары" дигән темага фотосурәтләр,
"Тыюлы табигать дөньясы" исемле балалар рәсемнәре,
"Лукоморье" балалар әдәби эшләре бәйгеләре игълан ителде.
Бәйгеләрдә 17 яшькә кадәр булган укучылар катнаша ала. Иҗат эшләрен Интернеттан яки китаплардан алу катгый тыела. Әдәби эшләр номинациясендә сочинение, шигырь, әкиятләр рус һәм татар телләрендә 3-4 бит күләмендә булырга тиеш. Рәсемнәр номинациясендә эшләрегез А3 форматында кабул ителә. Фотосурәтләр бәйгесенә бер автордан 13х18 см күләмле 3 фотога кадәр җибәрергә була. Һәр эшкә темасын, авторның исем-фамилиясен, яшен, адресын, мәктәбен язарга онытмагыз.
Бәйгедә җиңүчеләр Урман хуҗалыгы министрлыгы Дипломнары һәм призлары белән бүләкләнәчәк. Иң яхшы эшләр министрлык тарафыннан нәшер ителә торган "Лесной дозор-3" исемле җыентыкка, календарьларга, плакатларга кертелә.
Бәйге шартлары белән тулырак танышырга теләсәгез, Кичкетаң заказнигына 38330 телефонына шалтыратыгыз. Конкурска эшләрне 30 апрельгә кадәр район мәгариф идарәсенә яки Кичкетаң заказнигына җибәрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев