Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Пенсия фонды яңалыклары

2013 ел пенсия системасында күп кенә яңалыклар белән башланды. Бу турыда журналистларга Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлек җитәкчесе Марсель ИМАМОВ сөйләде. Иң беренче яңалык: хезмәт пенсияләре 1 февральдән - 6,6, 1 апрельдән янә 3,3 процентка арта. "Моның өчен пенсионерларга документлар тотып Пенсия фонды идарәләренә...

2013 ел пенсия системасында күп кенә яңалыклар белән башланды. Бу турыда журналистларга Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлек җитәкчесе Марсель ИМАМОВ сөйләде.

Иң беренче яңалык: хезмәт пенсияләре 1 февральдән - 6,6, 1 апрельдән янә 3,3 процентка арта. "Моның өчен пенсионерларга документлар тотып Пенсия фонды идарәләренә килеп торуның кирәге юк. Пенсияләр автомат рәвештә артачак. 2 февральдән сез арттырылган пенсияләрегезне ала башлаячаксыз", - диде М.Имамов.
1 апрельдән социаль пенсияләр дә 5,1 процентка арта. Федераль ташламалардан файдаланучылар өчен дә сөенечле хәбәр: апрель аеннан айлык акчалата түләүләрнең дә (ЕДВ) 5,5 процентка артуы көтелә.
Эшләүче пенсионерларның исә хезмәт пенсияләрен 1 августтан яңадан исәпләячәкләр.
"Шулай итеп, быел Татарстанда уртача пенсия 9 мең сумнан артып китәчәк. Моңарчы ул 8773 сум иде", - диде Марсель Имамов.
Икенче яңалык 1967 елдан соң туган гражданнарга кагыла. Быелдан башлап аларга пенсиянең тупланма өлешенә страховой взнос тарифын үзгәртү мөмкинлеге бирелә. Аны бүгенге кебек 6 процент дәрәҗәсендә калдырырга була яки 2 процентын тупланма өлешкә яңадан бүлү мөмкинлеге бар. Пенсия тупланмалары дәүләт пенсия фондында сакланган гражданнар карар кабул итмәгән очракта, тупланма өлешенә взносларның 2 проценты күчерелеп барылачак. Ә элекке дәрәҗәдә, ягъни тупланма өлешенә страховой взносны 6 процент итеп калдырырга теләүчеләр 2014 елның 1 январена кадәр Пенсия фонды идарәсенә гариза язарга тиеш. Пенсия тупланмаларын дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына күчереп баручыларның тупланма өлешенә элеккечә еллык керемнең 6 проценты күчереләчәк.
Өченче яңалык: быелдан башлап Пенсия фонды идарәсе кешеләргә аларның шәхси хисапларының торышы турында "бәхет хатлары" җибәрмәячәк. Шәхси хисапларның хәле турында һәркем Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша белә ала. Пенсия фонды идарәсенә килеп тә бу турыда белешмә алырга була.
Дүртенче яңалык пенсияне дәүләт белән уртак финанслау (софинансирование) системасында катнашырга теләүчеләргә кагыла. Бу программада катнашырга теләүчеләргә ашыгырга кирәк. 2013 елның 1октябренә кадәр Пенсия фонды идарәсенә гариза язсагыз гына софинансирование программасында катнаша аласыз.
Бишенче яңалык эшмәкәрләрне сөендермәгәндер, әлбәттә. Моңа кадәр алар Пенсия фондына 14,4 мең сум страховой взнос күчереп барсалар, быелдан ул 32,5 мең сумга җитте.
Марсель Имамов шулай ук 1 январьдан Ана капиталына да индексация ясалуын хәбәр итте. Хәзер ул 408960 сум булды. Хезмәткә түләүнең минималь күләме 4611 сумнан 5205 сум булуын да җиткерде.
Әлеге яңалыклар турында сорауларыгыз булса, Пенсия фонды идарәсенең клиент хезмәтенә 074 телефоны буенча шалтырата аласыз.
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев