Питрау чакыра. Керәшен авыллары бәйрәмгә әзерләнә
Республикабызның керәшеннәр күпләп яшәүче төбәкләрендә Питрау бәйрәме узу вакыты билгеле булды.
Җәйнең уртасына да якынлашабыз. Көннәр, Аллага шөкер, матур тора. Болыннарда җиләкләр пешә, чәчәкләргә кунып, күбәләкләр уйный, тирә-якка кипкән печән исе таралды.
Беренче Питрау 11 июль көнне Чаллы шәһәренең Җиңү паркында гөрләячәк.
Нәкъ көнендә, 12 июльдә Зәй районы Югары Баграж авылына Кашка тау итәгендә; Кукмара районының Түбән Чура; Кайбыч районының Иске Тәрбит; Сарман районының Ләке; Менделеевск районының Сәйтәк, Теләче районының Петровский, Мамадыш районының Албай авылларында Питрауны зурлаячаклар.
14 июль көнне Чистай районының Бахта, Балык Бистәсе районының Шеморбаш, Түбән Кама районының Олы Аты авылларында бәйрәм көтелә. Шул ук көнне кичке якта Мамадыш районының Җөри авылында “Питрау” республика керәшен мәдәнияте фестивале узачак.
15 июльдә Киров өлкәсе Малмыж районы Носла авылында беренче тапкыр Питрау бәйрәме оештырыла.
http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/pitrau-chakyra-kershen-avyllary-byrmg-zerln
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев