Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Приз Әгерҗедән кемгә эләгер?

2016 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясе башлангач, "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте республикада нәшер ителә торган "Татмедиа" басмаларына язылган әбунәчеләр арасында "Айпад за подписку!" акциясе игълан иткән иде. 12 февральдә Казанда "Татмедиа" басмаларына иң күп язылучылар арасында призлар уйнатыла. Әлеге акция кысаларында барлыгы 213 әбунәчедән гариза алынган. Акциядә Татарстан әбунәчеләреннән тыш,...

2016 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясе башлангач, "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте республикада нәшер ителә торган "Татмедиа" басмаларына язылган әбунәчеләр арасында "Айпад за подписку!" акциясе игълан иткән иде. 12 февральдә Казанда "Татмедиа" басмаларына иң күп язылучылар арасында призлар уйнатыла.
 
Әлеге акция кысаларында барлыгы 213 әбунәчедән гариза алынган. Акциядә Татарстан әбунәчеләреннән тыш, Башкортостан, Чувашстан, Чиләбе өлкәләреннән дә катнашучылар бар. Газета-журналларга иң күп язылган әгерҗелеләр дә әлеге акциягә кушылдылар. Призлар уйнатуда катнашучылар һәм аларның тәртип буенча номерлары "Татмедиа" сайтында (http//tatmedia.ru/newssee/22374) урын алган.
12 февральдә булачак призлар уйнату "Татмедиа" сайтына урнаштырыла һәм сез аны карый аласыз. Исегезгә төшерәбез: бу көнне 15 Кукмара савыт-сабасы, 3 цифрлы фотоаппарат һәм төп приз Айпад уйнатыла. Моннан тыш, һәр районнан иң зур суммага язылган бер әбунәчене дә приз көтә. Димәк, Әгерҗе районыннан да акциядә катнашкан бер әбунәчегә приз эләгәчәк. Җиңүченең исемен 12 февраль көнне белербез һәм газета аша хәбәр итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев