Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Прокурор ярдәмчесе Илнур Галимәрданов спортта да, иҗади бәйгеләрдә дә сынатмый

"Үз эшен яхшы белә, шуңа аның белән эшләве җиңел", - ди ярдәмчесе Илнур ГАЛИМӘРДАНОВ турында район прокуроры Оксана Шуста. Илнур - Әгерҗе егете, 74нче мәктәпне тәмамлаган. Мәктәптә укыган елларында спорт белән мавыга, зирәк фикер йөртә белә. Күпләр мәктәпне тәмамлаганчы кайсы юлдан китәчәкләрен белми. Ә Илнур өлкән сыйныфларда укыганда ук нинди...

"Үз эшен яхшы белә, шуңа аның белән эшләве җиңел", - ди ярдәмчесе Илнур ГАЛИМӘРДАНОВ турында район прокуроры Оксана Шуста.

Илнур - Әгерҗе егете, 74нче мәктәпне тәмамлаган. Мәктәптә укыган елларында спорт белән мавыга, зирәк фикер йөртә белә. Күпләр мәктәпне тәмамлаганчы кайсы юлдан китәчәкләрен белми. Ә Илнур өлкән сыйныфларда укыганда ук нинди һөнәр сайлаячагын күзаллый һәм куйган максатына ышанычлы атлый. Тарих, җәмгыять белеме кебек фәннәрне үзләштерүгә бик җитди карый.

2010 елда Казан Идел буе федераль университетында "юриспруденция" белгечлеге алып чыга.Туган Әгерҗесенә кайтып хезмәт юлын авыл хуҗалыгы идарәсендә юрист буларак башлый. Ярты елдан аны прокурор ярдәмчесе итеп билгелиләр.

Шулай итеп, 2011 елның апреленнән ул район прокуратурасында эшли башлый. Прокуратураның төп эшчәнлеге законнарның үтәлешен күзәтүдән гыйбарәт. Һәр хезмәткәрнең - үз юнәлеше. Илнур Галимәрданов хезмәт өлкәсендәге законнарның үтәлешен, миграция, торак мәсьәләләрен күз уңында тота. Сәламәтлек саклау буенча мөрәҗәгатьләрне карау, инвалидларның хокукларын яклау да - аның җаваплылыгында. Бер елга аның кулы аша йөздән артык мөрәҗәгать уза.

Ә алар арасында төрлесе очрый.

- Кайчак кеше нәрсәнедер төшенеп бетерми. Андый чакта аңа аңлату да җитә. Нигезле шикаятьләр белән килүчеләр дә күп. Ничек кенә булмасын, без законга таянып эш йөртәбез, - дип йомгаклый Илнур Хаҗиәхмәт улы.

Кайбер кешеләрдә "прокуратура хезмәткәрләре - кырыс халык" дигән ялгыш фикер яши. Алар закон сагында җитди торсалар да, көндәлек тормышта бик күп мавыгулары бар. Әйтик, Илнур прокуратура хезмәткәрләре спартакиадасында ел саен диярлек гер спорты буенча призлы урын ала. Җыелма волейбол командасында да уңышлы чыгыш ясый. Хезмәттәшләре арасында музыкаль яктан сәләтлеләре дә бар. Миңа дәлил буларак, Әгерҗе районы прокуратурасы коллективы "Кызыл ромашка" иҗат бәйгесенең зона турында, "оригиналь жанр" номинациясендә җиңү яулаган. Илнур "Объективта - безнең тормыш" фотобәйгесендә дә беренче урынга лаек булган.

Әмма ул үзенең төп мавыгуы дип гаиләсен атый. Эштән сөекле җәмәгате Гөлназ, улы, кызы янына ашкынып кайта. Алар бергә бик тә бәхетле. Яшь әти үзенең төп бурычы дип чын кеше тәрбияләүне саный. Әлеге бурычны да тормышка ашырырлар алар.

Барлык прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, изге башлангычларында уңышлар, сабырлык, үзләренә һәм гаиләләренә сәламәтлек телибез.

Екатерина САМСОНОВА.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев