Путин балаларга тагын 10 мең түли: кабат гариза тапшырырга кирәкми
Акча киләсе айда түләнә
Июль аенда 16 яшькә кадәр булган балаларга дәүләт 10 мең күләмендә тагын бер тапкыр акча түләячәк. Бу хакта бүген РФ Президенты Владимир Путинның ил халкына булган мөрәҗәгатендә мәгълүм булды.
Билгеле булганча, пандемиядән килгән зыянны компенсацияләү максатыннан, дәүләт 1-3 яшьлек балаларга апрель, май һәм июнь айларында 5 әр, ә 3-16 яшьлекләргә бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум күләмендә акча күчергән иде.
Июль аенда өстәмә рәвештә балаларга 10 мең сум акча түләнеләчәк һәм моның өчен кабат гариза тапшыру таләп ителми
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев