Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Путин балаларга тагын акча түли

Ярдәм чарасы 28 млн балага кагыла

Июль аенда ата-аналар 16 яшькә кадәрге һәр балага 10 мең сум акча алачак. Ярдәм чарасы 28 млн балага кагылачак, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин. Әлеге акчалар гаиләләргә РФ Президенты указы нигезендә апрель һәм июнь аеннан өч яшькә кадәрге балаларга ай саен бирелүче 5 мең сумга яки 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрле балаларга бер тапкыр бирелүче акчаларга өстәмә рәвештә түләнә. Яңа түләүнең үзенчәлеге шунда: аны алу өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәк түгел.  Пенсия фонды акчаларны алдагы карарларга нигезләнеп рәсмиләштерә һәм күчерә. 

Әлеге түләүләрне алу өчен моңа кадәр мөрәҗәгать итмәгәннәр өстәмә 10 мең сум акчаны гариза тапшырганнан соң ала. Гаризалар 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Пенсия фонды сайтында әлеге түләүләргә кагылышлы аңлатулар һәм  аеруча еш бирелүче сорауларга җаваплар урын алган, ди Пенсия фондының Әгерҗе районындагы Клиент хезмәте җитәкчесе Зөлфия БАКАСОВА. 

Июнь аенда мондый түләү алганнарга акча икенче тапкыр автомат рәвештә күчерелә. Ярдәм күрсәтүгә кабат гариза язарга кирәкми. Шундый ук автоматлаштырылган түләү механизмы 3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә дә кагыла.
Ниндидер сәбәп аркасында ярдәм сорап мөрәҗәгать итми калучылар моны уңайлы формада – РФ Дәүләт хезмәтләре порталы аша дистанцион рәвештә яки Пенсия фонды бүлеге аша эшли ала.

Белешмәләр өчен телефоннар: 074, 8(85551)22958.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев