Путин хатын-кызлар өчен пенсия реформасын йомшартырга тәкъдим итте
Хатын-кызлар өчен пенсия яшен сигез елга түгел, биш елга арттырырга тәкъдим итәм, диде Президент.
(Казан, 29 август, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин хатын-кызлар өчен пенсия яшен 63 түгел, 60 яшькә кадәр арттырырга тәкъдим итте. Бу турыда "Интерфакс"хәбәр итте.
Шулай ук күпбалалы аналарга вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукын карарга кирәк, диде Президент.
"Закон проектында хатын-кызлар өчен пенсия яшен 63 яшькә кадәр арттырырга диелгән. Ә ир-атларныкы биш елга гына арта. Болай булмый, әлбәттә. Бу - дөрес түгел", - диде Путин Россия халкына телемөрәҗәгатендә.
"Шуңа күрә хатын-кызлар өчен пенсия яшен сигез елга түгел, биш елга арттырырга тәкъдим итәм", - диде ул.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/29/170578/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев