Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Путин кулы тигән песине 9,5 миллионга саталар

Алырга теләүче дә бар икән

Тула өлкәсенең Богородицк шәһәрендә яшәүче кеше сатуга песи куя. Аның сүзләренчә, бу песине Россия Президенты Владимир Путин кулларында тотып торган. Песинең бәясе башта 6,5 миллион сум тора, аннары өч миллионга арта. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Хуҗасы бу песине япон мотоциклына, Mercedes-Benz E200 машинасына яки йортка алмаштырырга да риза. 

«Тульская правда» белешмәсе буенча, декабрьдә игъланнар сайтына куелган песинең бәясе бер ай эчендә өч миллионга арткан һәм хәзер 9,5 миллион сум тора.

Телеграм-каналлар белешмәсе буенча, бу песине Бөек Британия кешесе алырга тели икән.

Шулай да нәкъ менә шушы песине Владимир Путин тотканны раслый торган бер генә дәлил дә юк, диелә хәбәрдә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев