Путин үзмәшгульләр өчен салым турында законга кул куйды
Үзмәшгульләргә салым салу буенча эксперимент дүрт төбәктә, шул исәптән Татарстанда да үткәреләчәк.
(Казан, 28 ноябрь, "Татар-информ").
Россия Президенты Владимир Путин үзмәшгуль гражданнарга салым салу буенча эксперимент үткәрү турында өч законга кул куйды. Алар Хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.
2019 ел башыннан үзмәшгуль гражданнар өчен салым салуның тәҗрибә системасы дүрт төбәктә: Татарстан, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Калугада кертеләчәк.
Кешеләр белән үзмәшгульләр өчен керем салымының күләме 4% тәшкил итәчәк, оешмалар белән эшләүчеләр өчен – 6%. Шул ук вакытта аларның еллык кереме 2,4 млн сумнан артмаска тиеш.
Эксперимент 2028 елга кадәр дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев