Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Путинның Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясау көне билгеле

России Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юллама белән 8 декабрьдә мөрәҗәгать итәчәк, ә 22 декабрьдә йомгаклау конференциясендә 2016 елга нәтиҗәләр ясаячак. Бу хакта Хөкүмәткә һәм Дәүләт Думасына якын чыганакка сылтама белән "Известия" газетасы яза. РФ Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков мондый чараларга анонс бирмим дип, Юллама белән чыгыш ясау датасы...

России Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юллама белән 8 декабрьдә мөрәҗәгать итәчәк, ә 22 декабрьдә йомгаклау конференциясендә 2016 елга нәтиҗәләр ясаячак. Бу хакта Хөкүмәткә һәм Дәүләт Думасына якын чыганакка сылтама белән "Известия" газетасы яза.

РФ Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков мондый чараларга анонс бирмим дип, Юллама белән чыгыш ясау датасы һәм темасы турында шәрехләүдән баш тарткан. Әмма "Президентның һәр Юлламасында эчке сәясәт мәсьәләләренә игътибар ителә" дип билгеләп үткән.

Россия Президенты ел саен декабрь аенда Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясый һәм Россия һәм чит ил журналистлары катнашында матбугат очрашуын үткәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев