Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Һәр Әгерҗе пенсионерына – биш мең сум

Өлкән яшьтәгеләр елына ике тапкыр пенсияләренең артуын түземсезлек белән көтеп алсалар да, быел аларга андый бәхет елмаймады. Эшләүче пенсионерларның пенсиясе ел дәвамында бер генә тапкыр да индексацияләнмәде. Яңа ел бәйрәме якынлашканда сөенечле хәбәр җиткерәбез: январь аенда 1 миллион 121 мең россияле, пенсия һәм социаль түләүләрдән тыш, биш мең сум күләмендә...

Өлкән яшьтәгеләр елына ике тапкыр пенсияләренең артуын түземсезлек белән көтеп алсалар да, быел аларга андый бәхет елмаймады. Эшләүче пенсионерларның пенсиясе ел дәвамында бер генә тапкыр да индексацияләнмәде.

Яңа ел бәйрәме якынлашканда сөенечле хәбәр җиткерәбез: январь аенда 1 миллион 121 мең россияле, пенсия һәм социаль түләүләрдән тыш, биш мең сум күләмендә өстәмә акча алачак.

Бер тапкыр бирелә торган бу акча 16 январьдан соң ияләренә барып җитәчәк. Моның өчен Пенсия фонды идарәсенә килеп гариза язарга кирәк түгел.

Хат ташучы китергән пенсияне айның 16нчы числосыннан соң алучыларгы биш мең сум январь ае пенсиясенә өстәлеп бирелә. Әгәр пенсияне айның 4нче числосыннан алып 15енә кадәр билгеле бер график буенча алсагыз, өстәмә түләүне 16-26 январьда хат ташучы өегезгә китерәчәк. Ул көнне өйдә булмасагыз, почта әрҗәсендә белдерү кәгазе калдырылыр. Бу очракта пенсионер өстәмә түләүне 26 январьга кадәр почта элемтәсе бүлекчәләре кассасыннан яки февраль аенда пенсиясе белән бергә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев