Рафис–Люция ЗАРИПОВлар 50 ел иңне-иңгә куеп яшиләр
Алар ихтирам-зурлауга бик тә лаек
Рафис–Люция ЗАРИПОВлар менә инде 50 ел иңне-иңгә куеп яшиләр. Мондый зур гаилә стажы – үзе горурлану өчен бер сәбәп. Алар ихтирам-зурлауга бик тә лаек.
Әгерҗедә узачак Шәһәр көнендә башка үрнәк гаиләләр белән беррәттән, әлеге гаиләне дә сәхнә түрендә хөрмәтләяәчәкләр.
Зариповлар гаиләсе 1973 елда туа. Яшьләрне туганнары таныштыра. Озак очрашып йөриләр.
– Ике арада дулкынландыргыч мөнәсәбәтләр хакимлек итте дию дә дөрес булыр. Рафис озак вакытлар кулдан да тотарга кыймый йөрде, – дип хәтер яңарта Люция Салихҗан кызы.
– Тормыш итү барышында төрле хәлләр була, – дип кушыла Рафис Закир улы. – Иң мөһиме теләсә нинди кыенлыкларны тыныч кабул итеп, лаеклы үтә белү.
– Нәкъ менә бер-беребезгә булган тирән хөрмәт һәм ярату безгә дә шушы озын юлны кулга-кул тотынышып узарга ярдәм иткәндер. Без һәрчак һәркайда бергә, – дип дәвам итә Люция ханым.
Бу гаиләнең нигезендә тырыш хезмәт ята. Рафис Закир улы тракторчыдан алып Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы бүлекчәсе капитанына кадәр озын хезмәт юлы уза. Люция Салихҗан кызының хезмәт юлы хат ташучы вазифасыннан башлана. Ә лаеклы ялга локомотив депосыннан китә. Анда озак еллар метрология һәм стандартлаштыру буенча инженер булып эшли. Икесенең дә хезмәтләре бик җаваплы була. Командировкаларга да еш йөрергә туры килә. Әмма алар бер-берсенә зур ышаныч белән карыйлар һәм бу аларның гаиләсен тагын да ныгыта гына.
– Гомер буе гаиләбез нигезендә мәхәббәт һәм ышаныч ята. Икебез дә тискәре, әмма бер-беребезгә юл куябыз. Гафу итә беләбез. Чын-чынлап яратканда әллә ниләрне гафу итәсең, – ди Люция апа. – Мин гомер буе шуны истә тоттым: хатын буларак төп вазифам – өйдә чисталык булдыру, ашарга вакытында әзерләү.
Эштән соң иремнең өйгә кайтасы килсен өчен ризыкны һәрчак тәмле итеп әзерләргә тырыша идем. Өйдә рәхәт булырга тиеш. Хатын-кызның төп бурычы – гаилә учагын саклау. Ирен яраткан хатын-кыз аның алдагы көнгә нәрсә уйлаганын да белеп торырга һәм аңларга бурычлы. Мин ирем командировкадан кайтканда балаларга күчтәнәч алырга өлгермәсә, үзем алып портфеленә салып куя идем. Балалар әтиләре алып кайткан дип сөенсеннәр өчен...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев