Рәфкать Нәҗметдиновка 23 февральдә 100 яшь тулган булыр иде...
Һәр авылның үзенә хас кабатланмас истәлекле урыннары, зур тарихка кереп урнашкан шәхесләре, аның турында әле бик аз белә торган геройлары бар
Үтәгәндә туып-үскән туганыбыз Рәфкать НӘҖМЕТДИНОВны да зур горурлык белән авылыбызның күренекле шәхесе дип атыйбыз. 23 февральдә аңа 100 яшь тулган булыр иде.
БИШ БАЛАДА – БИШ ТӨРЛЕ ЯЗМЫШ
Ни кызганыч, авыллар бетә бара, авыл тарихын белүче картлар сафы да сирәгәя. Мин туып-үскән Үтәгән авылы да шундый хәлдә. Колхозлар таралды, без укыган мәктәп ябылган, хәтта бүрәнәләре дә калмады. Мәктәп ябыла икән, авылның киләчәге юк дигән сүз. Шуның белән бергә тарих та, авыллардан чыккан шәхесләр дә онытыла бара.
Авыл тарихы ул, минемчә, танылган шәхесләр язмышыннан да тора.
Алдымда – 1913 елның октябрендә Красный бор районы Үтәгән авылында гаилә корган Шәрәфетдин Нәҗметдинов белән Фатыйма Низаметдинованың язылышулары теркәлгән таныклык. Шушы кәгазьгә карап хатирәләр дөньясына чумдым. Бер гасырдан артык вакыт үткән. Алар – минем әниемнең әтисе белән әнисе. Үтәгән авылында бәхетле гомер кичергәннәр, биш бала тәрбияләп үстергәннәр: өч кыз һәм ике малай. Гап-гади бер татар авылында туып-үскән бу балалар, илебезнең төрле почмакларына урнашып, зур дәрәҗәләргә ирешкәннәр. Икесе – педагог: гомере буе Казан шәһәрендә укыткан Наилә һәм башта 20 ел Үтәгән мәктәбендә рус теленннән, аннан 26 ел Ижауның 6нчы мәктәбендә башлангыч сыйныфларда белем биргән әнием Жануфа.
Бөек Ватан сугышында фельдшер булып хезмәт иткән һәм батырларча һәлак булган кызлары Фәүзия, уллары Рәфкать белән Асаф Нәҗметдиновлар... Бишесендә – биш төрле язмыш. Бик авыр еллар булуга карамастан, барысы да укып, югары һөнәри белемгә ия булганнар. Минем бу язмамда шуларның берсенә – бу гаиләнең өченче баласы Рәфкать Шәрәфетдин улына аерым тукталасым килә.
БЕРЕНЧЕ КӨННӘН ҮК – ФРОНТКА
...Рәфкать абый турында әнием сөйләгән истәлекләр һәм үзем аны күргән чакларны хәтеремдә барлыйм. Ул озын буйлы, киң җилкәле, һәрвакыт елмаеп торган йөзле, ап-ак хәрби диңгез флоты формасында булып истә калган. Үтәгән җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Казан елга техникумында укый һәм Идел, Кама елгаларында пароходта эшли. Ул бик еш кына авылга сагынып кайта, ә хатларында авыл хәлләрен сорашып яза торган була. Әти-әнисенә, туганнарына һәрчак булышып яши.
Рәфкать абый сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. Днепр өчен барган каты сугышларда нык кына яраланып госпитальгә эләгә. Дәваланып чыккач, авылга да кайтып тормыйча Ленинград хәрби диңгез академиясенә укырга керә. Аннан соң капитан Рәфкать Нәҗметдинов Измаил-Дунай флотына җибәрелә.
Монда хезмәт иткәннән соң, аңа Көньяк Сахалинның Корсаков шәһәренә китәргә туры килә. Анда ул гаиләсе белән барып урнаша. Ун ел хезмәт иткәннән соң, Кара диңгез флотына Севастополь шәһәренә күчерәләр.
Рәфкать абый хезмәт итү дәверендә югары хәрби дәрәҗәләргә ирешә. Ул – I ранг капитаны, Бөек Ватан сугышы ветераны. Вице-адмирал В.А.Корнилов исемендәге диңгез институтында укыта.
1999 елның 15 августында каты авырудан вафат була.
Алар хатыны Тамара белән бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Улы Эдуард та әтисе юлын сайлый.
Рәфкать абый – туган авылыбыз Үтәгәннең, мәктәбебезнең, нәселебезнең горурлыгы. Бу язмабыз аның рухына дога булып барып ирешсен иде.
Нурия ВӘЛИУЛЛОВА.
Ижау-Үтәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев