Раилә Тимофеева: Хәбәрчеләр - редакциянең ышанычлы дуслары
Без, актив хәбәрчеләр, «Әгерҗе хәбәрләре», «Яңарыш» газеталары белән, бик тыгыз элемтәдә хәбәрләшеп, аралашып, фикерләр белән алышып, бер-беребезгә ярдәм итеп, бергә һәм бердәм эшлибез
Хәбәрчеләр кем соң ул диярсез? Алар редакциянең ышанычлы, таянып була торган, уртак фикергә килеп, бергә һәм бердәм эшли торган дуслары. Районыбызда андый хәбәрчеләр шактый.
Без, актив хәбәрчеләр, "Әгерҗе хәбәрләре", "Яңарыш" газеталары белән, бик тыгыз элемтәдә хәбәрләшеп, аралашып, фикерләр белән алышып, бер-беребезгә ярдәм итеп, бергә һәм бердәм эшлибез.
Авылыбызның, районыбызның матур эшләре, йола һәм бәйрәмнәре, кешеләре, гаиләләре турында бик матур мәкаләләр, шигырьләр язабыз. Бу хезмәт ,безнең күңелләрдә ышаныч, матурлык, мәрхәмәтлелек, гадилек, ярату, соклану кебек хисләр уята, тормышыбызга һәм хезмәтебезгә яктылык, җылылык өсти.
Районыбыз гәҗите һәм Удмуртиядә басыла торган «Яңарыш» гәҗите хезмәткәрләре белән, һәрдаим аралашып, фикерләр алышып, бер-беребезгә ярдәм һәм хөрмәт итеп эшлибез һәм яшибез, язабыз, иҗат итәбез!
Дания Абзалиева, Рәмзия Габбасова, Рилия Закирова, Миләүшә Ягьфәрова район хәбәрләрен, яңалыкларын яктыртып торучы, үз һөнәрләрен яратып башкаручы, җирле хәбәрчеләр белән, гел элемтәдә торучы , иң яхшы, хөрмәтле, җитез, уңган, булган, гади, ачык йөзле, киң күңелле хезмәткәрләр.
Халык бу гәҗитләрне көтеп ала, укый, яңалыклар белән таныша, матур эш һәм гамәлләрне күреп сөенә, соклана, рәхмәтләр укый. Менә шулай бердәм һәм бергә булганда гына, тормышта ямьле һәм матур була!
Ветеран һәм бүгенгесе көндә хезмәт куючы хезмәткәрләргә, җирле хәбәрчеләргә сәламәтлек, гаилә бәхете, балалар һәм оныклар игелеге, иҗади уңышлар, тормышыбызда һәм хезмәтебездә иксез - чиксез шатлык һәм куанычлар, бәхет һәм мәхәббәт телим!
Раилә Тимофеева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев