Район газетасына – 95 ел
Яшьлегебез дә, картлыгыбыз да – гәҗиттә
Исәнбайда гомер кичерүче Наилә МУЛЛАХМӘТОВА «Әгерҗе хәбәрләре» газетасының бер хәрефен дә төшереп калдырмый укып бара.
– Яратам җирле басманы! Чөнки ул район тормышын чагылдыра. Без – өлкән буын интернетны белмибез, шуңа бар яңалык белән газета аша танышабыз, – ди Наилә апа.
...Менделеев районы Камай авылы кызы 1958 елда Исәнбайга килен булып төшә. Әбиләр әйткәндәй, “төшкән җирендә таш була”. Ире Шәйхеләхмәт тә, үзе дә гомер буе колхозда эшлиләр. Шәйхеләхмәт күп еллар алдынгы механизаторлар сафында атлый. Наилә фермада сыер сава. 1970-1980 елларда колхозның гөрләп торган чаклары: иген кырлары җәйрәп ята, фермалар тулы – терлек. Бу елларда һәр төр авыл хуҗалыгы продукциясен мул җитештергән, аларны дәүләткә сатуда планны арттырып үтәгән Касыйм Мөлеков җитәкчелегендәге «Рассвет» колхозы миллионер исемен горур йөртә. Нәкъ шул чорда алдынгы сыер савучы Наилә Муллахмәтованың да исеме еш кына «Җиңү юлы» газетасында басыла.
– Ул чакта без – сыер савучылар гына 32 (!) идек. Бер-беребездән калышырга теләмичә, ярыша-ярыша эшләдек, – ди Наилә апа.
Группадагы 18 сыерны көнгә өч тапкыр кул белән савалар, сөтне күтәреп ташыйлар, азыкны да үзләре салалар, асларын чистарталар, кыскасы, бөтен эшне кул белән башкаралар.
– Балалар да зур ярдәмчеләребез булдылар. Мәктәптән соң һәрберебезнең улы-кызы фермага булышырга килә торган иде, – дип искә ала Наилә апа.
Хәзер инде авылда алар эшләгән абзарлар да, маллар да юк. Наилә апа белән бер чорда эшләгән апалар да күптән лаеклы ялда.
– Яшьлегебездә тырышып эшләгәннең әҗерен күрәбез. Пенсиябез әйбәт, өйләребез нурлы, ризык мул, – ди Наилә апа.
Аның өчен иң рәхәте – җомга көн. Чөнки ул көнне хат ташучы Рәмзилә Мухъянова газеталар алып килә.
– Биш төрле басма алдырам. Иң беренче “Әгерҗе хәбәрләре”н укыйм, аннан сканворд чишәм. Анысы башны эшләтергә ярдәм итә, – ди өлкән әбунәчебез.
– Ходай исәнлектән аермасын. Сәламәтлек булганда, аяк-кул йөргәндә район басмасыннан аерылмыйм, – дип тә өсти ул.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА
М.Ягъфәрова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев