Район утырышы узачак
Яшәеш

Район утырышы узачак

Көн тәртибендә 7 сорау

16 ноябрьдә 9.00 сәгатьтә район Советы һәм башкарма комитетның утырышлар залында Әгерҗе муниципаль район Советының ХXI утырышы була. 

Көн тәртибендә:
1.    Әгерҗе муниципаль район Советының 2015 елның 28 январенда 39-1 санлы карары белән кабул ителгән «Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында. 
2.    2023 елга һәм 2024-2025 елларның план чорына Әгерҗе муниципаль районы бюджеты проекты турында. 
3.    Әгерҗе муниципаль район Советының «2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Әгерҗе муниципаль районының социаль-икътисади үсеше стратегиясе турында» 2016 елның 14 сентябрендәге 11-1 санлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
4. Әгерҗе муниципаль районы милкендә булган күчемсез милекне инвентаризацияләү тәртибе һәм аны хуҗалык әйләнешенә кертү турындагы нигезләмәне раслау хакында. 
5. Әгерҗе муниципаль район Советының «Муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алучы муниципаль заказчыларның заказчылар өчен товарлар (подрядчылар, башкаручылар) билгеләүгә вәкаләтле муниципаль орган белән үзара эшчәнлек тәртибе турында» 2020 елның 7 августындагы 49-9 санлы карарының үз көчен югалтуын тану хакында.
6. Әгерҗе муниципаль район Советының «Әгерҗе муниципаль районы территориясендә тышкы реклама һәм мәгълүмат чараларын урнаштыру тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында» 2021 елның 29 июнендәге 10-3 санлы карарына үзгәрешләр кертү турында.
7. Әгерҗе муниципаль район Советының «Гавами тыңлауларны, җәмәгать фикер алышуларын оештыру һәм уздыру тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында» 2018 елның 27 июнендәге 28-2 карарына үзгәрешләр кертү турында.

Ххх
Сессиягә район Советы депутатлары, оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары, Иҗтимагый совет һәм яшьләр парламенты әгъзалары чакырыла.
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев