Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Районда коммуналь хуҗалык хезмәтчәннәре тулы көчкә эшлиләр

Шәһәрдә юллар торышы өчен Фәннүр Шакиров җитәкчелегендәге “Төзелеш идарәсе” предприятиесе җаваплы

Дүрт көн дәвам иткән беренче көчле кар яуганнан  соң озак вакыт үтмәде, икенче кар “дулкыны” башланды. Мондый вакытта коммуналь хуҗалык хезмәтчәннәренә авырга туры килә. Бер яктан, кар “һөҗүм итсә”, икенче яктан, халык ашыктыра. Бернигә дә карамастан, алар тулы көчкә эшлиләр. 

Исегезгә төшрәбез, шәһәрдә юллар торышы өчен Фәннүр Шакиров җитәкчелегендәге “Төзелеш идарәсе” предприятиесе җаваплы. Бу – гомуми кулланылыштагы 75 чакрым юл һәм 26,5 чакрым тротуарлар дигән сүз. 

–    Эшне үзвакытында башкару өчен бөтен кирәкле техника да бар: эттергечле өч автомобиль, бер грейдер, ике фронталь төягеч һәм мини-төягеч, ике МТЗ-82 тракторы. 120 тонна комлы-тозлы катнашма әзерләнде. Барлык эшләрне мастер җитәкчелегендә 15 хезмәткәр башкара, – ди Фәннүр Фәнис улы. 

Традицион рәвештә, эш көне башланганчы иртәнге сәгать 8гә кадәр, иң беренче чиратта, төп транспорт челтәрләре чистартылып, аннан икенчел әһәмияттәге юлларга күчәләр. Шулай ук Гагарин, Сәетов, Гоголь, Вокзальная, Заводская, Агрызская, Нариманов, Чайковский, Казанская урамнары буйлап бозга каршы эшкәртү таләп ителүче участоклар билгеләнгән.

–    Кар күпләп ява башлау белән комлы-тозлы катнашманы, иң беренче чиратта, күтәрелү, төшү, кискен борылыш, җәяүлеләр кичүе кебек куркыныч урыннарга сибәбез. Аларны тәмамлагач тоташтан сибү эшенә керешәбез, – ди Фәннүр Фәнис улы. 

Шәһәрне тәртиптә тоту кагыйдәләре турында сөйләгәндә, оешма белән янәшәдәге территория турында да онытырга ярамый. Узган атнада үз территорияләрен тәртиптә тотмаучы учреждение һәм предприятие җитәкчеләре, бина хуҗалары һәм эшмәкәрләр район җитәкчелеге тарафыннан кискен тәнкыйть утына тотылдылар. Аларга кимчелекләрне юкка чыгару һәм территорияләрне тәртипкә китерүгә кагылышлы күрсәтмәләр юлланды. 

Сүз уңаеннан, шәхси йортта яшәүчеләрнең карны машина йөри торган юлга чыгаруы да административ хокук бозуга керә. Чөнки юл хәрәкәте иминлеге бозыла. 

Тулы материалны газетабызның җомга санында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев