Районда “Кышкы әкият” смотр-бәйгесе игълан ителде
Ул берничә номинация буенча уза
Декабрь ае башлануга, Яңа ел рухы сизелә башлый. Аны сез дә тойгансыздыр инде, хөрмәтле газета укучыларыбыз. Кибетләрдә ясалма Яңа ел чыршылары һәм уенчыкларның җанын теләгәнен сайлап алырга була. Кыш бабай күчтәнәчләренең дә ниндиләре генә юк?!
Урамнардан узганда кайбер йорт, оешма-предприятие территорияләренең Яңа елга бизәлеп куелуы да бәйрәм кәефе өсти. Шуны истә тоткан хәлдә быел да районда 11-25 декабрь көннәрендә “Кышкы әкият” смотр-бәйгесе игълан ителә.
Ул берничә номинация буенча уза:
“Кышкы бизәкләр” (мәгариф учреждениеләре),
“Кышкы могҗиза” (оешма-предприятиеләр),
“Яңа ел йорты” (шәхси хуҗалыклар),
“Кар патшалыгы” (шәхси эшмәкәрләр),
“Яңа ел әкиятендә кунакта” (авыл җирлекләре).
Әлеге бәйгегә күп кенә райондашлар кушылдылар да инде. Башкаларны да активрак булырга чакырабыз. Яңа ел кәефен бергәләп булдырыйк, дуслар!
(“Кышкы әкият” смотр-бәйгесе турындагы положение белән Әгерҗе муниципаль районы сайтында таныша аласыз).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев