Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Рәйсә НАСЫЙФУЛЛИНА: Унике газета алам

Үзенә килгән газеталарны башкаларга да бик теләп укырга бирә

"Унике газета алам"

Шулай дип шаккаттырды безне Тирсәдә яшәүче Рәйсә НАСЫЙФУЛЛИНА.

Ерак Саба районыннан ул. Җиде балалы зур гаиләдә иң өлкәне. Үзеннән кече эне-сеңелләренә бишек җырлары көйләгән, әкиятләр сөйләгән. Балачактан ук татар теле укытучысы булу хыялы белән янган. Әмма кече туганнарын аякка бастыруда әти-әнисенә төп ярдәмче булган кызга теләген чынга ашырырга насыйп булмый. Тирсәгә туганнарына кунакка килгән чибәр кызга шушы авыл егете Олег бер күрүдә гашыйк була. Алар 39 ел бергә гомер кичерәләр, өч бала үстерәләр. Олег авыргач та Рәйсә аны 21 ел авырсынмыйча хөрмәтләп тәрбияли. 

Рәйсә ханым 40 елга сузылган хезмәт юлында “Сельхозхимия“дә, әлеге берләшмәнең балалар бакчасында да хезмәт куя.

– Без гомер-гомергә бик күп газета-журналларга язылдык. Мәрхүм ирем Олег та укырга ярата иде. “Казан утлары“, “Сөембикә“, “Крестьянка, “Работница“ журналлары, “Ватаным Татарстан“, “Татарстан яшьләре“, “Шәһри Казан“, “Юлдаш“ килде безгә, шуларны чиратлап укыдык. “Әгерҗе хәбәрләре“ннән дә аерылмадык. Ә хәзер район газетасы белән бергә “Ирек мәйданы“, “Акчарлак“, “Язмыш кочагы“, “Гаилә учагы“ , “Сканвордлар“, “Диләфрүз“ кебек яңа газеталар да килә. Гадәттә, матбугат басмаларына ташламалы язылу вакытын көтәм. Быел да июнь аенда язылачакмын. Пенсиямнән аз-азлап җыеп барып, почтага ун меңләп акча белән барам. Кайчакта җитә, кайчакта бераз җитми дә кала. Әмма, бернигә карамастан, газеталардан аерылырга уйламыйм. 

Газеталардан үзем кебек үзешчән сәнгатьтә катнашучылар турында яратып укыйм. Спектакльләрдә катнашырга чакырсалар, бик теләп ризалашам. Рольләрне башкарганда  якыннан аралашкан әбиләрне күз алдына китереп, үз сүзләрем белән дә баетам. Китап һәм газета-журналлар уку тел байлыгын да арттыра.

Балаларымның һәм оныкларымның да үзем кебек әдәбият-сәнгать яратуларына сөенеп яшим, – ди сәхнә ветераны. 

Сүз уңаеннан, теле бай, сөйләме җанны иркәли, тыңлаган саен тыңлыйсы килә аны.

Рәйсә ханым газета-журналларны һәрвакыт вакытында таратучы хат ташучы Венера Галиуллинага бик рәхмәтле. Үзенә килгән газеталарны башкаларга да бик теләп укырга бирә. Моның өчен күрше-тирә авылдашлары рәхмәт укый аңа. Ә без исә матбугат чараларының тугры дусты булган Рәйсә ханымга саулык һәм күңел тынычлыгы телибез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев