Язмыш кочагына ташласалар да, гаиләсе өчен борчылып яши ул
Якыннары «Кеше приюты»нда ташлап калдырган Рәшит Зиннәтуллинны хәтерлисездер?! Язма аның турында
Якыннары хастаханәнең беренче катында ташлап калдырган аны. Мәрхәмәтле кешеләр күреп, Рәшит абыйны «Кеше приюты»на урнаштырганнар. Ташкентта туып үскән ул, аннары Казанга кайтканнар. Күп еллар мәчеттә эшләгән.
«Кинәт кенә авырып киттем. Бер кулым эшләми, имза куеп, пенсиямне дә ала алмас хәлгә килдем. Әллә шуңа өйдән чыгарып аттылар инде? Никах белән яшәдек, ЗАГС кәгазе юк иде. Ике кыз үстердек. Рәнҗетеп яшәмәдем дә кебек. Аңлаша идек. Нигә болай булгандыр? Хатыным: «Су алып киләм», – диде дә, кабат әйләнеп килмәде», – дип күңелен бушаткан Рәшит абый “Ватаным Татарстан” журналистларына.
Аны язмыш кочагына чыгарып атсалар да, гаиләсе өчен бик борчылган ул.
«Балам, сине Аллаһы Тәгалә минем янга җибәргән бит. Зинһар, гаиләм янына барып кайт әле. Хатынымның хәлен бел әле. Шикәр чире белән тилмерә ул, комага китеп ятмыймы икән? Исән-сау булса, мине эзләр иде ул. Әгәр килеп алса, өйгә кайтыр идем. Соңгы өметем бу минем», – дигән үзе янына килгән журналистка.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев