Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Раушания НИЗАМБИЕВА: Минем кумирларым бар һәм бер генә дә түгел

Сораштыру: Ә сезнең кумирыгыз бармы?

Без мәктәптә укыган елларда үзеңнең кумирыңнын фотоларын, аның турында газета-журналларда басылган язмаларны бер дәфтәргә туплап бару “мода“сы бар иде. Хәзер мондый гадәт юктыр инде. Әмма соклана торган кешеләр – кумирлар бар. Газета укучыларыбызга да шуңа кагылышлы сорауны бирдек. 

Раушания НИЗАМБИЕВА, Тирсә авылы:

–    Минем кумирларым бар һәм бер генә дә түгел. Иң беренчесе – яраткан җырчыбыз, гаилә дустыбыз Әлфия апа Авзалова. Гомерем буе аның көчле рухлы, бик тә хезмәт сөючән, гади, кешелекле һәм тагын башка бик күп сыйфатларына сокланып яшим. Җырлавын бик тә яратам һәм үзем дә аның репертуарындагы җырларны башкарырга тырышам. Әлфия апаның вафатыннан соң дөнья күргән “Үзем турында” исемле җыентыгы – минем өстәл китабым.

Тагын бер кумирым – әткәй. Ул мине тормыш мәктәбенә, дөнья көтәргә өйрәтүче. Әле хәзер дә  яшәешкә кагылышлы сорау килеп туганда “бу очракта  әти нишләр иде микән?” дип уйланам. 

Гомер буе сокланучы тагын бер кешем – Тирсә мәктәбендәге татар теле укытучым Вәсилә апа Гыймазова. Аның сөйләмен, үз-үзен тотышын, гомумән, барлык сыйфатларын үзем өчен үрнәк итеп куям. Дөрес, үземә белем биргән һәр укытучыма карата хөрмәтем зур. Ә Вәсилә апага карата – үзгә ихтирам. Әле дә исемдә: Арчага педучилищега укырга баргач “Мин ни өчен укытучы һөнәрен сайладым” темасына инша язганда да моның төп сәбәпчесе итеп Вәсилә апаны атаган идем. Урыны оҗмахта булсын мөгаллимәмнең.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев