Район башкарма комитеты җитәкчесе БДИ тапшырды
"Әти-әниләр тарафыннан БДИ тапшыру көне" Бөтенроссия акциясе кысаларында Әгерҗенең 2нче мәктәбендә унөч ата-ана рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карады. Аларга биремнәрне үтәү өчен 40 минут вакыт бирелде. - Əлеге чараның төп максаты - әти-әниләрне Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру процедурасы белән таныштыру. Чөнки имтихан тапшырганда, гадәттә, әти-әниләр балаларына караганда...
"Әти-әниләр тарафыннан БДИ тапшыру көне" Бөтенроссия акциясе кысаларында Әгерҗенең 2нче мәктәбендә унөч ата-ана рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карады. Аларга биремнәрне үтәү өчен 40 минут вакыт бирелде.
- Əлеге чараның төп максаты - әти-әниләрне Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру процедурасы белән таныштыру. Чөнки имтихан тапшырганда, гадәттә, әти-әниләр балаларына караганда да ныграк борчыла , - диде әти-әниләрне ишек төбендә үк каршы алган район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Аидә Йосыпова.
Металл детектор аша узу, имтиханга кара гельле ручкадан кала берни дә алып кермәү, БДИ бланкларын тутыру - болар әти-әниләрдә бераз дулкынлану тудырды, әлбәттә. Тик контроль-исәп материалы биремнәре таратылуга алар, бар тырышлыкларын эшкә җигеп, мәктәп елларында алган белемнәрен искә төшереп, биремнәрне үтәргә керештеләр.
- 40 минут вакыт бу кадәр биремне эшләп бетерер өчен бик аз булды, - диделәр алар имтиханнан чыккач.
Кайберләре биремнәрнең катлаулы бирелешенә басым ясадылар. Ничек кенә булмасын, күбесе 15 биремне дә башкарып чыккан.
- Мин соңгы бирем булган иншаны да яздым. Бәлки, ул БДИның барлык таләпләренә туры килеп тә бетмидер. Мәктәптә укыганда да инша язарга бик яратканлыктан, әлеге биремне аеруча зур теләк белән башкардым, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев.
Сүз уңаеннан: аларның кызлары Арина 2нче мәктәпнең 11 сыйныфында белем ала. Димәк, озакламый Аринаны да шушы сынау көтә.
- Тиздән бу урынга минем кызым Александра утырачак һәм БДИ тапшырачак. Мин бүген аның роленә кереп карадым. Дөресен әйтәм, биремнәр авыр булса да, имтихан тапшырып карау миңа бик ошады, - диде Әгерҗедән Гөлнара ханым Зудова.
- Олы улыбыз Юрий - унберенче, икенче улыбыз Илья тугызынчы сыйныфта укый. Алар интернет аша БДИ һәм ТДИ биремнәрен еш башкаралар. Улларыма ияреп мин дә эшләп караган идем. Нәтиҗәсе алай начар булмады. Бүгенгесе ничек булыр инде, - диде Татьяна Загуменова бераз борчылып.
Әти-әниләр өчен әлеге биремнәр авыр булып тоелса да, укучылар өчен алар - уку елы дәвамында үзләштерелгән материал. Моның өстенә, егет-кызлар сынау имтиханнары да биреп карыйлар. Шуңа биремнәрне башкару укучылар өчен авыр булмас дип ышаныйк.
Әти-әниләр фикеренчә, мондый акцияләрне алга таба да дәвам итәргә кирәк. Бу ата-аналарга БДИ барышын тагын да яхшырак күзалларга ярдәм итәр иде.
Дания АБЗАЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев