Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Район башлыгы Әгерҗенең тыл ветераннарын юбилейлары белән котлады

Әгерҗе шәһәрендә гомер кичерүче Шәрифә ГЫЙНИЯТОВА бүген 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә.

Район башлыгы Валерий Макаров, район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова, юбилярны котлап, гомер көзенең бәхеттә үтүен теләделәр.

Наҗар авылында туып-үскән Шәрифә сыер савучы булып эшли. Алдынгылыкны беркемгә бирмәгән Шәрифә шофер егет Ильяска кияүгә чыга. Бәхетле пар дүрт бала тәрбияләп үстерә. Яңа йорт салып керәләр. Балалары үсеп Ижауда укый башлагач шунда күченеп янә йорт тергезәләр. Җәмәгате Ильяс вафатыннан соң Әгерҗедә, кызы Дилүсә һәм кияве Рөстәм белән гомер кичерә Шәрифә әби. “Алтын минем киявем белән кызым“ дип шөкер итеп яши хезмәт һәм тыл ветераны.

Удмуртиядә туган Надежда ЗУЕВАны язмыш сукмаклары районыбызның Гурьево авылына китерә.

Кияүгә чыгып Ижау каласында бераз яшәп һәм эшләп алгач Әгерҗегә кайтып төпләнә. Әгерҗене үз итүенә 60 елдан артык аның. Тимер юлда хезмәт куйган Надежда Андриановнаның кызлары Галина һәм Вера әниләре эшләгән тармакны үз итәләр.

Аларның һәм ике оныгының, өч оныкчыгының уңышларына куанып, булганына шөкер итеп яшәүче юбилярга район җитәкчеләре президент Владимир Путинның котлавын җиткерделәр, бүләк тапшырдылар. Аларның һәм күпсанлы туганнарының, локомотив депосының ветераннар советы рәисе Любовь Максимованың  кайнар котлауларына да бик шатланды Надежда Андриановна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев