Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Район башлыгы урынбасары вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды

Бу хактагы мәсьәлә район Советы сессиясендә каралды

Әгерҗе район Советының VIII утырышында район башлыгы урынбасары вәкаләтләрен срогыннан алда туктату мәсьәләсе каралды.

– Әгерҗе район Советына район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламовның вәкаләтләрен срогыннан алда туктатуга кагылышлы гариза керде. Федераль һәм ТР законнары, “ТР Әгерҗе муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Уставы нигезендә район башлыгы урынбасары вәкаләтләрен туктатуга кагылышлы карар район Советы тарафыннан кабул ителә, – дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Азат Вәлиев депутатларга.

Ришат Тимеровичның хезмәт юлы Әгерҗе районы белән бәйле. Казан инженерлык-төзелеш институтын тәмамлаганнан соң безнең районга эшкә билгеләнә ул.
2010 елдан Ришат Тимерович район башлыгы урынбасары вазифасын башкарды.

“Район башлыгы урынбасары буларак, Ришат Тимерович районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертте. Район җитәкчеләре һәм депутатлар исеменнән тирән рәхмәтебезне җиткереп, нык сәламәтлек, уңышлар, гаилә иминлеге телибез” дигән сүзләр белән Азат Вәлиев аңа Мактау грамотасы тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев