Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Район башлыгы Валерий Макаров бер төркем әгерҗелеләрне бүләкләде

Район оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә бер төркем райондашларыбыз бүләкләнделәр: Татарстанда милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга зур өлеш керткәне өчен ТР Президенты Рәхмәте белән: Олег Алексндрович ТРЕТЬЯКОВ - "ТР марилары милли-мәдәният автономиясе" төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе. Озак елларга сузылган намуслы хезмәте һәм физик культура, спортны үстерүгә лаеклы...

Район оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә бер төркем райондашларыбыз бүләкләнделәр:

Татарстанда милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга зур өлеш керткәне өчен ТР Президенты Рәхмәте белән:

Олег Алексндрович ТРЕТЬЯКОВ - "ТР марилары милли-мәдәният автономиясе" төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе.

Озак елларга сузылган намуслы хезмәте һәм физик культура, спортны үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен ТР Президенты Рәхмәте белән:

Әюп Шәриф улы ХӘКИМОВ - "Радуга талантов" Балалар иҗат йорты" учреждениесенең өстәмә белем бирү педагогы.

Эшләүче яшьләрнең "Наше время - Безнең заман" ачык республика телевизион иҗат фестиваленең Дипломы белән:

"Нәүрүз" ширкәте хореография коллективы.

Эшләүче яшьләрнең "Наше время - Безнең заман" ачык республика телевизион иҗат фестиваленең Дипломы белән:

Марина ШАДРИНА, Надежда КРУЧИНИНА, Гүзелия ШАКИРОВА - "Нәүрүз" ширкәте хезмәтчәннәре.

"Чиста яр" бәйгесенең "Иң тәҗрибәле катнашучы" номинациясендә җиңү яулаган өчен ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Мактау грамотасы белән:

Клара Васильевна БЕЗБОРОДОВА - "Кировское" ТОСы җитәкчесе.

"Чиста яр" бәйгесенең "Иң яшь катнашучысы" номинациясендә җиңү яулаган өчен ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Мактау грамотасы белән:

Ариана Алексеевна ГАВРИЛОВА - Сарсак-Омга лицее укучысы.

Озак елларга сузылган намуслы хезмәте, җирле үзидарә органнарына нотариаль һәм юридик ярдәм күрсәткәне өчен район башлыгының Мактау грамотасы белән:

Людмила Геннадьевна КУЗИКОВА - район Нотариаль контора нотариусы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев