Район эксплуатация-газ хезмәте начальнигы ялга китте
Рамил Вәгыйзовичның хезмәт юлы туган районына багышланган
Район эксплуатация-газ хезмәте белән ун елдан артык җитәкчелек иткән Рамил Гыймазов лаеклы ялга китте.
Рамил Вәгыйзовичның хезмәт юлы туган районына багышланган. Ул хезмәт юлын 1982 елда XXII партсъезд исемендәге колхозда инженер-технолог буларак башлый. Армиядән соң туган колхозында эшләвен дәвам итә. 1985 елдан комсомолның район комитетында башта II, аннан I секретарь вазифаларын башкара.
Аннан соңгы елларда Рамил Гыймазов ремстройучасток начальнигы, Иж-Бубыйда авыл Советы рәисе, “Татарстан почтасы” оешмасы җитәкчесе булып эшләде. Соңгы ун елда район газ-эксплуатация хезмәтен җитәкләде.
– Туган районга багышланган тырыш, нәтиҗәле хезмәтегез өчен тирән хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз, – дигән сүзләр белән район башлыгы Азат Вәлиев Рамил Вәгыйзь улына Мактау грамотасы тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев