Район электр элемтәсе узелы җитәкчесе элемтәчеләр династиясен Гаилә көне белән котлады
38 ел узелда эшләгән Рима Батырова нәселенең гомуми стажы 312 ел.
Рима апаның әтисе Гаяз, аның абыйсы Әнвәр сугыш вакытында фронтта элемтәчеләр булганнар. Рима апа үзе, аның сеңлесе Зифа, икетуганнары – нәселләреннән барлыгы 13 кеше, элемтәче һөнәрен сайлап, күп еллар әлеге тармакта эшләгәннәр. Хәзер Мөхәммәдиевлар династиясен Рима апаның кызы Фәридә һәм сеңлесенең балалары дәвам итә.
- Без элемтәче вазифасын буыннан-буынга тапшырып эшләүче өлкән, урта һәм яшь буын хезмәттәшләребез белән горурланабыз, – диде район электр элемтәсе узелы җитәкчесе Резеда Галиуллина.
Ул, Рима Гаяз кызын элемтәчеләр һәм Гаилә көне белән котлап, чәчәк бәйләме тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев