Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Район үзәк хастаханәсендә уен бүлмәсе ачылды

Район үзәк хастаханәсенең балалар бүлегендә уен бүлмәсе ачылу Яңа ел бәйрәме алдыннан балаларга менә дигән бүләк булды.

Әлеге бүлмәне ачу инициативасы – районның Әтиләр Советыныкы. Бу күркәм идеяне  күп кенә эшмәкәрләр, җитәкчеләр, тимерьюлчылар күтәреп алды. Нәтиҗәдә балалар бүлегендә дәваланучы малай-кызларга буш вакытларын файдалы, күңелле итеп уздырырга менә дигән мөмкинлек барлыкка килде.

Бүлмәне ачу тантанасында район башлыгы Валерий Макаров, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, аның урынбасары Римма Гыйльметдинова, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Эдуард Овчинников һәм башка кунаклар катнаштылар. Бәйрәмнең төп кунаклары әлбәттә, балалар үзләре иде. Алар зәвык белән бизәлгән бүлмәдә рәхәтләнеп уйнадылар. Бәйрәмгә кунакка Кар кызы белән Кыш бабай да килде. Район башлыгы Валерий Макаров исеменнән таратылган күчтәнәчләр дә балаларга бүләк өстенә бүләк булды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев