Районда Җиңү бәйрәме хөрмәтенә нинди спорт чаралары узачак?
Әлеге мөһим бәйрәм уңаеннан районда чаралар старт алды инде
Җиңү бәйрәме хөрмәтенә күп кенә спорт чаралары уздыру планлаштырыла.
- 24 апрельдә “Хәрби туганлык” оешмасының җирле бүлекчәсе тәкъдиме белән бильярд буенча турнир уза.
- 29-30 апрельдә Боз сараенда 2009 елгы, 7 май да 2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында хоккей турнирлары үтә.
- 6 майда хезмәт коллективлары, укучылар, спорт ветераннары арасында традицион Тынычлык эстафетасы була.
- 7 майда Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан җиденче тапкыр велойөреш оештырыла. Ул быел Яңавылда старт ала.
- 9 Майда “Локомотив” стадионанда футбол турнирлары үтә. 6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев