Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Районда халык санын исәпкә алу кампаниясе дәвам итә

Әлеге мөһим чараның быелгысы 14 ноябрьдә төгәлләнә

Ун елга бер тапкыр уздырылучы ил күләмендәге әлеге мөһим чараның быелгысы 14 ноябрьдә төгәлләнә.

–    Халык санын алу кампаниясе башланганга төгәл ике атна вакыт узды. Ә бу – берникадәр нәтиҗә ясарга мөмкин дигән сүз. Әлеге чарада авыл кешеләре зур активлык күрсәтәләр. Ә менә әгерҗелеләр арасында төрлеләре очрый: берәүләр сан алучыларны ачык йөз белән каршы алалар. Без андыйларга бик рәхмәтле. Әмма арада ишек ачмаучылар йә каршы килүчеләрнең булуын аңлап бетермибез. Дөрес, быелгы чара катлаулы пандемия шартларында уза. Әмма без барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә тырышабыз. Сан алучылар коронавируска каршы прививка куйдырган, маскалардан йөриләр. Өйгә кертергә теләмәгән очракта җавапны урамда да бирергә мөмкин, – ди район статистика бүлеге начальнигы Әлфия Тимкина. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев