Районда Хәтер стенасын төзү башланды
Хәзерге вакытта аның нигезен салу эшләре башкарыла
Әгерҗенең Җиңү паркында Хәтер стенасын төзү эшләре башланды.
Газета битләрендә хәбәр иткәнчә, район хакимияте каршындагы Җиңү паркы мәйданында “Хәтер стенасы” мемориалы барлыкка киләчәк. Ул, ярымбоҗра рәвешендә булып, Мәңгелек ут тирәли урын алачак. Хәзерге вакытта аның нигезен салу эшләре башкарыла. Әлеге эшләрнең башында Әгерҗедә төзеләчәк транспортлогистика үзәгенең төп инвесторы, Чаллының “Зур” оешмасы директоры, “Яңа тормыш” инициатив төркеме җитәкчесе Марат Шәфыйгуллин тора.
- Алдагы елдагы Бөек Җиңү бәйрәмен Әгерҗе яңа мемориаль комплекс белән каршы алыр дип ышанабыз, – диде оешма предприятие җитәкчеләре катнашында узган эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Азат Вәлиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев