Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Районда яңа билгеләнү

Әгерҗе муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе билгеләнде

 САЙДИӘХМӘТОВА Альбина Хафиз кызы Әгерҗе муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе итеп билгеләнде. 

А.Сайдиәхмәтова 1978 елда Әгерҗедә туган. 2001 елда Удмурт дәүләт университетын тәмамлаган. Белгечлеге буенча – икътисадчы. Хезмәт юлын 1997 елда район социаль тәэмин итү бүлегендә белгеч буларак башлаган.  1999 елдан соңгы хезмәт юлы район хакимиятендә оештыру бүлеге белән бәйле. Биредә ул белгеч, әйдәп баручы белгеч вазифаларын башкара.

2002-2011 елларда – ТР Үзәк сайлау комиссиясенең мәгълүмат үзәге әйдәп баручы белгече.

2011 елдан әлеге вазифага билгеләнгәнче Әгерҗе муниципаль район Советының гомуми бүлек җитәкчесе. Альбина Хафиз кызы кияүдә. Ире Рамил белән ике бала үстерәләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев