Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Райондагы төзелеш эшләре

2, 3, 4нче шәһәр мәктәпләрендә ашханәләр төзекләндерелә

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән  Әгерҗедә яңа поликлиника һәм ябык манеж, Биектауда клуб төзелә. 

Республика программалары кысаларында Яңавылда модульле ФАП, Биектауда модульле кибет сафка баса. 

Кадыбаш һәм Девятерня авылларында яңа спорт мәйданчыклары барлыкка киләчәк. 

“Спутник” боз сараенда капиталь төзекләндерү эшләре бара. 

2, 3, 4нче шәһәр мәктәпләрендә ашханәләр төзекләндерелә.

Бима балалар бакчасында, Красный бордагы “Алмалы” савыктыру лагеренда капремонт эшләре төгәлләнде. 

Иске Эсләк Мәдәният йортын төзекләндерү эшләре башкарыла. 

“Үсеш ноктасы” программасы буенча 2нче шәһәр, Красный бор, Исәнбай, Иж-Бубый мәктәпләрендә функциональ зоналар ремонтлана. 

Күпкатлы йортларны капиталь төзекләндерү программасына Әгерҗедә – 12, Тирсәдә һәм Красный борда 1әр йорт кертелгән. 

“Безнең ишегалды” программасы кысаларында Әгерҗедә биш ишегалды төзекләндерелә: Энгельс урамы, 3, 3а; Гагарин урамы, 10, М.Горький урамы, 13; Комсомольская урамы,9; Гагарин урамы,7, II М.Горький тыкрыгы, 2; М.Горький урамы, 1, Гагарин урамы, 2.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев