Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Райондашлар Сабан туена әзерләнәләр

Сабан туен һәркем – олысы-кечесе, читтә яшәүче якташлар, туганнар сагынып көтеп алалар. Һәркайда милли бәйрәмгә әзерлек бара. Мәдәният хезмәткәрләре Сабан туен үзенчәлекле итеп уздыру өчен программа төзиләр, артистлар репетицияләр ясыйлар, көрәшчеләр бил алышырга әзерләнә...

Ләйсән Тимуршина, район Мәдәният сарае методисты:

  • Бу көннәрдә тын алырга да вакытыбыз юк. Балалардан алып өлкәннәргә кадәр Әгерҗе Сабан туена әзерләнәбез. Кемдер сценарий төзи, педагоглар коллективларга җыр-биюләр өйрәтәләр, костюмнар әзерлибез. Ел саен бәйрәмгә яңалык өстибез, ул райондашлар, читтән кайткан кунаклар күңеленә хуш килерлек, күңелләрендә ел буена сакланырлык булсын дип тырышабыз. 

 

Альмир ШӘРӘФИЕВ, Исәнбай авылы:

  • Сабан туен ничек көтеп алмыйсың инде?! Милли бәйрәмнең төп бизәге булган татарча көрәшне бик яратам. Үзем кечкенәдән мәйдан уртасында бил алышып үскән малай бит мин. Исәнбайда гына түгел, күрше-тирә авылларда ничә тапкыр батыр калдым икән?!  Әгерҗедәге Сабан туенда да үз үлчәү категориямдә әле моңа кадәр беренчелекне кулдан ычкындырган булмады. Быел да сөлге тотып көрәшкә чыгарга исәп бар.

 

Әлфирә ТӨХВӘТУЛЛИНА, Тирсә авылы:

  • Һәр елны Сабан туен зарыгып көтеп алам. Авылда да, Әгерҗедә дә ярышларда актив катнашам. Көянтә белән су ташу булсынмы, кашыкка йомырка салып йөгерүме, чаңгыда шуумы, капчык киеп сикерүме – берсен дә калдырмыйм. Бәйрәмнең күңеллелеге, кызыгы шунда бит аның! Милли бәйрәмебездә күңел ачып, бәйгеләрдә сыналып үземә ел буена җитәрлек энергия, көч туплыйм.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев