Райондашларыбыз ялларын ничек уздыра
Коронавирус планнарга үзгәрешләр кертә
Җәй җитүгә, күпләр ялны кайда уздыру турында уйлана башлый. Быелгы салкынча җәйдә бу аеруча актуаль. Әмма пандемия белән бәйле вәзгыять хыялларны чынбарлык итүгә комачаулый. Шуларны күз уңында тоткан хәлдә райондашларыбыз ялларын ничек уздыра соң?
Лилия АНДРЕЕВА, Әгерҗе:
– Яшермим: коронавирус белән бәйле хәл ялыбызны бераз бозды. Мин үзем икенче бала белән декрет ялында. Ә иремнең ялга кайчан чыгачагын алдан ук планлаштырып, 2019 елның азагында Төркиягә юллама алып куйдык.
Бу безнең диңгезгә, чит илгә беренече баруыбыз булырга тиеш иде. Өч дус гаилә бергә барырга җыендык. Бик кызыклы планнар кордык.
Ярты ел гомер көтеп узды. Башта дулкынланып җәйне көттек. Аннан тизрәк чикләүләрне алсыннар иде дип теләдек. 20 июньдә очарга тиеш идек. Әмма ул вакытка чит илгә чыгуга кагылышлы чикләүләр алынмады.
Турфирмада юлламаларны август аена алыштырырга тәкъдим иттеләр. Анда да маскалы режим булачагын кисәттеләр. Швед өстәле юк, экскурсияләр уздырылмый, күңел ачу үзәкләре ябык. Кыскасы, беркая да барып булмый. Шуңа күрә без чит илгә баруны алдагы җәйгә шул ук вакытка күчерергә карар кылдык. Бу безнең өчен яхшырактыр да әле. Чөнки балалар үсәчәк, берсенә 3, икенчесенә 6 яшь тулачак. Алар белән юлда да җайлырак булыр.
Хәзергә Иж-Бубыйга әти-әниләребезгә кунакка кайтабыз, аларга хуҗалык эшләрендә булышабыз, авыл табигатенә сокланабыз.
Анда бассейн алып куйдык. Көннәр кызу торганда балалар су коенырга да өлгерделәр инде. Һава торышы яхшырып китсә, Кама буена ял итәргә барырга уйлыйбыз.
Гөлия МӘҖИТОВА, Әгерҗе:
– Без ел саен гаиләбез белән кая да булса ял итәргә барырга тырышабыз: йә көньякка, йә Соль-Илецкига. Шуңа күрә ялны да ирем белән бергә алабыз.
Гадәттә, үз машинабызда барабыз. Шулай уңайлырак кебек тоела. Теләгән җиреңдә туктап ял итәргә, тамак ялгарга була. Игезәк балаларыбыз Денис белән Элизага 12 яшь инде. Шуңа алар белән юлда бернинди проблемалар да юк.
Җай чыкканда ике гаилә ике машинада барабыз. Апам Алсу ирем Эдуардның игезәге Радикта кияүдә. Икенче гаилә дигәнем – алар.
Быел алар бара алмадылар. Ә без Анапага барырга уйладык. 20 июньдә чыгып киткән идек. Кичә исән-имин кайтып җиттек.
Пляжларда барысы да гадәттәгечә кебек. Ә менә җәмәгать туклануы оешмалары – ашханә, кафе, рестораннар ябык. Шуңа күрә өйдә ( торакны арендалап тордык) әзерләргә туры килде. Дөресен әйтәм: 30 градус кызуда бик ашыйсы да килми. Карбыз, җиләк-җимешне күп алырга тырыша идек. Дөрес, без кайтып китәр алдыннан туклану оешмалары да ачылды.
Зур кибетләрдә маска, перчаткалардан йөрүне таләп итәләр. Кечкенәләрендә андый таләпләр куелмый иде.
Күңел ачу үзәкләре дә эшләми, шуңа күрә күп вакытны пляжда узлырырга туры килде. Су кердек, кызындык. Тулаем алганда, ялыбыз яхшы үтте. Чикләүләргә карамастан, без дә, балалар да канәгать калдык.
Эльмира РӘСҮЛЕВА, Кадыбаш:
– Соңгы елларда мин ял вакытында диңгезгә бара идем. Сочида ял иттем. Төркиядә булдым. Миңа үзебезнең Краснодар краенда да, чит илдә дә бик ошады. Бик күп истәлекле урыннарда булдым, кызыклы кешеләр белән аралаштым.
Безнең, укытучыларның, ялы озын, шуңа күрә сәяхәтләр белән төрләндерү яхшы. Әмма быел коронавирус белән бәйле рәвештә мин бер җиргә дә бармаска булдым.
Авылда күңелсезләнеп утрырыга вакыт юк. Кырык бройлер сатып адык. Мин машинаны үзем йөртәм. Девятерняга әти-әниләремә бик еш барам, аларга булышам. Көннәр җылыткач елгага су коенырга да йөрербез. Хәзер җиләк һәм пиннек җыю вакыты. Аннан гөмбәгә чират җитәр.
Безнең Кадыбашта матур урыннар, чишмәләр бик күп. Буада челәннәр бар, аккошлар очып кайта. Туган як табигате дә күңелгә рәхәт ял бирә бит.
Бик тиздән минем кадерлеләрем дә янымда булачак. Улым Фәрхәт Казан архитектура-төзелеш университетында укыды. Ул магистратураны тәмамлый, 6 июльдә диссертация яклый.
Аларның кайтуын түземсезлек белән көтәм. 3 яшьлек нәни оныгым Саидә кайткач, күңелле мәшәкатьләр тагын да артыр дип уйлыйм.
Аннан августка да ерак калмый. Завуч буларак, миңа ялдан иртәрәк чыгарга туры киләчәк. Чөнки педконференциягә, яңа уку елына әзерләнергә кирәк.
Екатерина САМСОНОВА сораштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев