Районыбыз куренекле, танылган музыкант-баянчысын югалтты
Яшәеш

Районыбыз куренекле, танылган музыкант-баянчысын югалтты

Хушлашмый да китеп барасың...

Соңгы елларда туган авылым Тирсәдән кайгылы хәбәрләр килү аеруча ешайды... Әле сабакташ дустым Гаязны соңгы юлга озатып, кырыгы да тулмады, бүген тагын - җанөшеткеч хәбәр. Данлыклы баянчыбыз, гадилеге, кешелеклеге, тыйнаклыгы, сабырлыгы белән хөрмәт яулаган АЛЬБЕРТ абый МУЛЛАХМӘТОВ кинәт кенә китеп барган... Ник шундый яхшы кешеләр бик тә иртә китәләр икән дип күңел елый...

Даны татарлар яшәгән чит төбәкләргә дә таралган "Көмеш телле гармун" халык ансамбленә нәк' менә Альберт абый нигез салган иде бит. Үзе артыннан талантлы егетләрне ияртеп сәхнәгә чыкканда ук зал аларны көчле алкышларга күмә иде. Күпме озын юллар үтеп, Бөтенроссия конкурс-фестивальләреннән югары бүләкләр алып кайттылар алар. Ансамбльдә үзе кебек үк талантлы кызы Марсилә белән улы Маратның да уйнавы әти кеше өчен үзе бер зур горурлык булгандыр. Әтиле-уллы-кызлы баянчылар триосы сәхнәгә чыкканда күңелнең иң тирән кыллары да тибрәлә иде бит.

Менә шушы атаклы баянчы, чын Кеше турында ничек инде үткән заманда сөйләмәк кирәк... Беркем белән дә хушлашмыйча, яраткан җәмәгатең Флүрә апаны, балаларың, оныкларыңны, Светлана апаңны, туганнарыңны кара кайгы-сагышларга салып, көтмәгәндә китеп бардың бит, Альберт абый... Биектауда туып үссәң дә, син безнеке, Тирсәнеке идең инде. Авылыбызның ямен алып, изге җомга көнендә мәңгелеккә китеп баруың ифрат кызганыч, авыр... Башыңны кырын салып, баяныңны сузып, моң дәрьясына алып кереп китүләрең һич тә күз алдыннан китмәс инде...

Авыр туфрагың җиңел булсын, АЛЬБЕРТ АБЫЙ...

Матбугат ветераны Рәмзия Зарипова.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев