Районыбызда 19 сабый туган
Яшәеш

Районыбызда 19 сабый туган

12 малай, 7 кыз

Әгерҗедә яшәүче 84 яшьлек Рифкать Фәррахов һәм 71 яшьлек Зоя Галимова никахларын рәсмиләштерделәр. Алар – быел Әгерҗедә өйләнешкән иң өлкән яшьтәге пар. 

ЗАГС идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча май аенда районда 19 сабый – 12 малай, 7 кыз туган. 40 кеше вафат булган. Өч пар никахын рәсмиләштергән, җиде пар аерылышкан. 

Чагыштыру өчен: узган елның шул чорында 19 сабый дөньяга килгән. 50 кеше мәңгелеккә күчкән. Бер пар язылышкан,өч гаилә таркалган. 
 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев