Районыбызда “Хәлим” хуҗалыгы оешуга 15 ел тулды
Аларның эше җиңелләрдән түгел
19 майда күпкатлы йорт яны территорияләрен һәм подъездларны җыештыруда төп предприятиеләрнең берсе булган “Хәлим” хуҗалыгы оешуга 15 ел тулды. Шул уңайдан аның җитәкчесе Рамазан ТАСИМОВ белән очрашып әңгәмә кордык.
– Рамазан Миннехәлимович, сезнең торак-коммуналь хуҗалык системасына аннан да иртәрәк килүегез мәгълүм. Ул чактагы система турында сөйләгез әле.
– Мин әлеге тармакка 1999 елда килдем. Ул чакта Альберт Баһавиев җитәкчелегендә торак-коммуналь хуҗалыкның күптармаклы җитештерү предприятиесе (МПП ЖКХ) эшли иде. Аерым ишегалды җыештыручылар юк иде әле. Ә менә предприятие, чыннан да, күптармаклы иде. Ул су һәм җылылык белән тәэмин итү, тирә-якны тәртипкә китерү, чүп чыгару, подъездларны ремонтлау һәм башка эшләр белән мәшгуль булды. Без каты көнкүреш калдыклары полигоны, ипподромны төзүдә дә катнаштык хәтта. Миңа җитәкче урынбасары буларак, тирә-якны тәртипкә китерү һәм транспорт мәсьәләләрен контрольдә тоту йөкләнгән иде. Альберт Касыйм улын бу өлкәдәге остазым дип атыйм. Ә баш инженер Илдус Шәймөхәммәтов белән алга куелган катлаулы бурычларны бергәләп хәл иттек. Төнлә йокламаган чаклар да күп иде. Ничек кенә булмасын, һәр ситуациядән чыгу юлын таба алдык.
– Сезнең оешма ничек барлыкка килде?
– 2002 елда районны җитәкләү Фәрит Габбасовка тапшырылды. Шул елларда торак-коммуналь хуҗалык системасын су һәм җылылык белән тәэмин итү, тирә-якны тәртипкә китерү өлкәләренә аеру турында карар кабул ителде. Шулай итеп “Водоканал”, «Теплоцентраль», “Чиста шәһәр” оешмалары барлыкка килде.
Мин үзем дә ул вакытка эшемне ачу турында уйлый башлаган идем. Крестьян-фермерлык хуҗалыгы оештырырга булдым. Ә “Хәлим” исемен әтием хөрмәтенә куштым. Ул – күп кенә бүләкләргә ия тырыш авыл хезмәтчәне.
Соңрак Фәрит Гарифович йорт яны территорияләрен җыештыру белән шөгыльләнүче оешма төзергә тәкъдим итте. 2006 елның 19 маенда шундый оешма барлыкка килде.
– Димәк, эшегез буш урында башланган булып чыга?
– Әйе, техника да, эшчеләр дә, инструментлар да юк. Аларны алыр өчен акча да юк. Әле ярый, ярдәм кулы сузучылар күп булды. Әйтик, мәшгульлек үзәгендә белгеч булып эшләгән Валентина Федорова эш эзләүче гражданнардан штат булдыру буенча ярдәм кулы сузды. Райпо идарәсе рәисе Наилә Нурмиева өстәмә эш фронты тәкъдим итте. Без аларга ремонт эшләрендә булыштык, ә кергән акчаларга инвентарь, махсус кием һәм башка кирәкле әйберләр сатып алдык. Елена Исламова турында да әйтми булдыра алмыйм. Ул бездә бухгалтер булып эшли башлады. Хәзер ул – җитештерү участоклары мастеры. Белемле, намуслы бу белгечебез – минем уң кулым. Ә бухгалтерия һәм эш башкару мәсьәләләре белән хәзер Алсу Мәҗитова шөгыльләнә. Ул да – үз эшенең остасы.
Безнең эшчеләр Киров, Заводская, М.Горький, Гагарин, Чапаев урамнарындагы күпкатлы йортларның ишегалларын җыештыралар иде. Ел саен территорияләр саны арта барды. Район Мәдәният сарае, 3нче мәктәп, 7нче балалар бакчасы, район үзәк хастаханәсе, базар, автозаправка, сәүдә йорты кебек объектлар өстәлде. Сүз уңаеннан: без, беренчеләрдән булып, үлән чапкычлар алдык һәм бөтен шәһәр буйлап, хәтта шәхси йортлар тирәләрендә дә үлән чаба башладык. Элек ул эш белән беркем дә шөгыльләнмәде һәм үлән билгә тикле үсә иде. Тулаем алганда, һәр эшне намус белән башкарырга тырыштык. Шуңадыр, безне күреп алдылар һәм подъездларны җыештыру буенча килешү төзергә тәкъдим иттеләр.
– Сезнең предприятие биографиясендә буш урыннан башлап уңышка ирешкән мизгелләр күп дип беләм...
– Бер мисал гына китерәм. К.Маркс, Ометов, Октябрьская, Лесопильная, Киров, Заводская урамнарындагы баракларны хәтерлисездер. Аларның бәдрәфләре янында чүп таулары өелеп тора иде. Санитар таләпләр үтәлеше хакында әйтеп тә тормыйм. Район җитәкчелеге безнең алга әнә шул участокларны чистарту бурычын куйды. Иң беренче эш итеп әлеге баракларда яшәүчеләрне җыеп хәлне аңлаттык. “Без биредәге территорияләрне тәртипкә китерәбез һәм алга таба чүпне график буенча чыгарачакбыз”, дидек. Бөтен кешегә капчыклар өләшеп чыктык, аларны ташлар өчен әрҗәләр куйдык. Видеокамераларның муляжларын урнаштырдык: чүп ташласагыз, штраф түләячәксез, янәсе. Менә шуннан эш китте. Совет чорыннан бирле җыелган чүп-чарны ике айда чистартып бетердек. Халыкны тәртипкә өйрәтә башладык.
– Бөтен ил белән бергә кризисны да кичерергә туры килгәндер...
– Әйе, бик авыр вакытлар булды ул. Счетлар ябык, салым, хезмәт хакын түләргә акча юк. Әле ярый, дуслар, хезмәттәшләр, яхшы кешеләр ярдәмгә килде. Сабыр гына көтә белгән үз эшчеләребезгә дә рәхмәт. Аллаһыга рәхмәт, вакыт узу белән барысы да үз урынына утырды.
Әңгәмәне тулысынча газетабызның чыккан җомга санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев