Районыбызда - яңа билгеләнү
“Олимп“ спорт-сәламәтләндерү комплексы“ учреждениесе директоры билгеләнде
ЯППАРОВА Раушания Дөлфәт кызы “Олимп“ спорт-сәламәтләндерү комплексы“ учреждениесе директоры итеп билгеләнде.
Р.Яппарова 1976 елда Әгерҗедә туган. 2002 елда И.Н.Ульянов исемендәге Чуаш дәүләт университетын тәмамлаган. Белгечлеге буенча – юрист.
Раушания Дөлфәт кызы төрле елларда Әгерҗедә җаваплы вазифалар башкарган. Соңгы эш урыны – ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы контроль-инспекция бүлегендә әйдәп баручы белгеч-эксперт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев