Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Районыбызның өч укучысы республикада узган татар әдәбияты олимпиадасында җиңү яулады

31 январьдан 2 февральгә кадәр Казанның “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү базасында туган телдә белем бирүче мәктәпләрдә укучылар арасында татар әдәбияты буенча олимпиаданың республика йомгаклау этабы узды

Анда олимпиаданың муниципаль этабында җиңгән һәм призер булган 135 укучы белемнәрен сынады. Безнең районнан Исәнбай мәктәбенең 7, 9 сыйныф укучылары Ралинә Хәбирова һәм Илүзә Нәгыймова, Кадыбаш мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Айгөл Мулланурова да әлеге олимпиадада осталыкларын күрсәттеләр. Нәтиҗәләр дә сөендерерлек. 7 сыйныфлар арасында Ралинә җиңүче булып танылды. 9, 10 сыйныфлар арасында Илүзә һәм Айгөл призер булдылар. Кызларга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломнары, ә аларны олимпиадага әзерләгән мөгаллимнәре Гөлназ Хуҗина һәм Эльмира Рәсулова министрлыкның Грамоталары тапшырылды. Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев