Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Яшәеш

Районыбызның икмәк пешерүчеләре хатирәләрен яңартты

Икмәк исе, икмәк тәме

Бүген  – Халыкара икмәк көне. Шул уңайдан төп ризыгыбыз икмәкне үстерүчеләр һәм пешерүчеләр белән сөйләштек.

Сания ВӘЛИЕВА, Салагыш авылы:
–    Разит белән гаилә коргач, аның апалары Гайшә һәм Наилә янына пекарняга эшкә урнаштым. Аның белән җитәкчелек иткән Гайшә Сибгатуллина лаеклы ялга киткәч, эстафетаны Наилә Әхмәтова кабул итеп алды. Көнгә 800 икмәк пешерә идек. Иртәнге сәгать 8гә бер мич ипи пешкән була иде инде. Камыр басу өчен бер күәскә унҗиде чиләк су кулландык. Баштагы елларда 1,2 килолы, аннары бер килолы, ә соңгы елларда 600 граммлы ипи пешердек. Икмәкне күрше авылларга да, колхозга һәм мәктәпкә дә алып китәләр иде. 
Мәктәпне тәмамлагач кызым Зәнфилә Чаллыда ипи пешерүче һөнәрен үзләштерде һәм Салагышта райпо пекарнясы ябылганчы шунда эшләде. Апаларым Гайшә, Наиләнең үземнең һәм кызым Зәнфиләнең ипи пешергән елларын кушкач 80нән дә артып китә. 
Лаеклы ялга чыкканыма 15 ел инде. Әле хәзер дә күрешкәндә авылдашлар “сез пешергән икмәк тәмле була иде“ дип рәхмәт әйтәләр. 

Венера КАМАЛИЕВА, Иске Эсләк авылы:
–    Гөлниса әбием колхозчылар өчен өендә ипи пешерде. Әнием Рәхимәнең дә икмәге бик тәмле була иде. Әниемнең мичтә утын янып беткәндә күмерне тартып, мич төбен пумала белән себереп шунда түгәрәк ипи салуы – бүгенгедәй күз алдымда. Кияүгә чыккач, мин дә алар кебек өйдә ипи пешерә башладым. Бүгенге көнгәчә кибеттән сатып алганым юк. Ипине ачы камыр белән пешерәм, чүпрәне бик аз гына кушам. Ак он янына арышныкын да өстим.
Яңа пешкән ипинең тәмле исләре! Ул көнне өйнең стеналарыннан да тәмле ис килгәндәй була, урамга да тарала. Шәһәргә киткәнче улым Артур да, кызым Чулпан да ипи пешерү серләренә төшенделәр. Хәзер калада яшәсәләр дә Чулпаным да, киленем Алсу да бик еш булмаса да газ мичендә ипи пешерәләр. Димәк, гаиләбез традицияләре югалмый, буыннан-буынга дәвам итә. Туган йортка кайткач үзләре белән алып та китәләр. Алты оныгым да “авыл ипи“ен бик яраталар. Ашаган саен җәмәгатем Әбүзәр дә кат-кат рәхмәт әйтә.

Вәргия КАМАЛОВА, Уразай авылы:
– Колхоз елларында урып-җыю чорында тормыш иптәшем Илдус белән гаилә подряды төзеп эшләдек. Иртәнге сәгать 4тә комбайн янында булып, төнге 11ләргә кадәр эшли идек. Егерме кыр корабының ике басуга бүленеп, ярыша-ярыша эшләгәне – әле дә истә. Көнгә 380 центнер бодай суктырып алган чаклар да булды. Ел саен алдынгылар сафында идек. Эшебезне һәрчак бәяләделәр, бүләкләр дә күп алдык, алдынгылар слетларына да күп йөрдек. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәйрәмен Казанда каршылаган чаклар да булды. Улым Илшат үсеп җиткәч, мин эстафетаны аңа тапшырдым. Ул әтисе янында 20 ел комбайнчы ярдәмчесе булып хезмәт куйды.  
Оныкларыбызга “Икмәк фронты герое“ таныклыгын, “Һөнәре буенча иң яхшысы”  Дипломнарын, СССР, РСФСР, Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан хезмәт җиңүләре өчен бирелгән Мактау грамоталарын күрсәтеп, шул чорлар турында сөйлибез.  Заманында ил табынын баету өчен лаеклы өлеш кертүебез белән горурланып гомер кичерәбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев