Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Рәзилә Латыйпова: Иң зур байлык – сәламәтлек

Район үзәк хастаханәсенең терапия бүлекчәсе шәфкать туташы Рәзилә ЛАТЫЙПОВАның әлеге җаваплы вазифага алынуына 30 елдан артык инде

Район үзәк хастаханәсенең терапия бүлекчәсе шәфкать туташы Рәзилә ЛАТЫЙПОВАның әлеге җаваплы вазифага алынуына 30 елдан артык инде. “Шушы еллар эчендә дөньяда сәламәтлектән дә иң зур байлык юклыгына кат-кат инандым”, – ди ак халат иясе. 

–     Без мәктәпне тәмамлаган елларда йә пед, йә медка китү киң таралган иде. Озак уйлап тормадым, мин дә медицина юлыннан китәргә булдым, – ди Рәзилә. Шулай итеп, Әгерҗенең 1нче гимназиясен (ул чакта 34нче мәктәп) тәмамлагач, Ижау медучилищесы студенты була ул. Хезмәт юлын да Ижауның 6нчы йогышлы авырулар балалар хастаханәсендә башлый. 

1993 елның апреленнән бирле район үзәк хастаханәсенең терапия бүлекчәсендә шәфкать туташы булып эшли Рәзилә. 

–    Мин килгән елларда бүлекчә белән Ләйсирә Галләмова җитәкчелек итә иде. Ләйсирә Фаизовна, табиб-терапевт Тәнзилә Гозәеровна, өлкән шәфкать туташы Филсия Таһировна остазларым булдылар, эшемнең бөтен нечкәлекләренә төшенергә ярдәм иттеләр, – ди, рәхмәтле булып. 

Озак еллар палата шәфкать туташы булып эшли. Соңгы елларда әлеге хезмәтне процедура кабинетында башкара. 

Шәфкать туташының төп бурычы табиб күрсәтмәләрен төгәл үтәү, ул билгеләгән чаралар нигезендә  дәвалауга вакытында төзәтмәләр кертүдән гыйбарәт.

Моның өчен белемле дә, игътибарлы да, төгәл дә булу кирәк. 

–     Әлеге сыйфатларның барысына да бердәй ия Рәзилә. Ул бервакытта да беркем белән дә низагка керми. “Юк, кирәкми”, дия белми. Үзенә тапшырылган кечкенә генә эшне дә зур җаваплылык белән башкарырга күнеккән, – ди терапия бүлекчәсенең өлкән шәфкать туташы Әлфия Мөстәхимова. 

–     Безгә авырулар өмет белән килә бит. Шуңа күрә һәрберсенең йөрәгенә юл таба, аларны тыңлый, тиешле урында киңәш тә бирә белергә кирәк, – ди Рәзилә үзе. – Алар белән аралашканнан соң дөньяга бөтенләй башка күзлектән карый башлыйсың, саулыктан да кадерлерәк берни юклыгын тагын да ныграк аңлыйсың. 

Шушы урында озак еллар яман чир белән көрәшеп, быелның апрелендә якты дөньядан киткән каенанасы Венера апа Латыйпованың исән чагында килене турында әйткән сүзләре искә төште: “Кирәк урында тиешле сүзен әйтеп, минем турыда һәрчак кайгыртып торуы өчен бик тә рәхмәтле мин Рәзиләгә. Бер яктан дару белән дәваласа, икенче яктан сүзе белән сихәтләндерә. Авыру кеше өчен яхшы сүз кайчак дарудан да кыйммәтрәк ул”...

Әнә шулай, аның күңелендәге җылылык һәркемгә дә җитәрлек: яраткан гаиләсенә дә, якыннарына да. Гаиләсе дигәннән, җәмәгате Рамил белән дус-тату гаиләдә кызлары Рузанна белән Азалияне тәрбияләп үстереп, икесенә дә югары белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иткәннәр. 

–     Коллективым да икенче гаиләмә әверелде инде. Хезмәттәшләрем белән без бер чорда эшли башладык. Шуңа күрә бер-беребезнең гаиләләрен дә яхшы беләбез. Борчуларыбыз да, шатлыкларыбыз да уртак. Безне бер йодрыкка туплап торучы Әлфия Фәйзрахман кызына, эшебезгә юнәлеш бирүче бүлекчә табибы Людмила Николаевнага зур рәхмәт, – ди Рәзилә. 

Түгәрәк гомер бәйрәмен дә якты күңел белән каршы ала ул. Иң мөһиме, шул яктылык һәм җылылык алдагы елларга да озата барсын ак халат иясен. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев